Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 30

СКАЧАТЬ яхшылык эшләгәненә куанган кебек, безнең ябагалы тай муеныдай йон баскан битләребезгә җылы, ягымлы җил булып килеп бәрелә, атлаган саен, аяк баскан саен, җанга җир якыная, өметләр тулылана иде – мондый төн бер генә булыр!

      Без инде тулай торакка якынлаша идек – тулай торак ике елга кушылдыгы өстендәге калкулыкта, биек нарат урманы итәгендә урнашкан, шунда җилсез-нисез йомшак бер төндә без нарат урманының шавын ишеттек. Шул шауны эзләп, соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем, Себер тайгаларында, Һиндстанда, Сәрәндиб атавының джунглиларында йөрдем, ләкин ул шауны бер генә җирдә дә, башкача беркайда да ишетә алмадым.

      Нарат урманы шаулый иде! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык, Мөхәммәтхан безнең янга килмәде, читтәрәк йөренгәләп торды. Безнең беркайчан да шул вакыттагыча сүзсез, телсез калганыбыз юк иде – ул төнне калдык! Ә наратлар шаулады, җил юк иде, әмма наратлар шаулады. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аңлагандай булдык: Җир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпмедер вакытка булыр, әмма Җир шары үзенең күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшертмичә туктап ял итәргә әзерләнә; военкомат, почта бүлекләре «батырларча үлде» дигән авыр хәбәрне кабул итүдән, таратудан туктап торалар; караңгы төндә постта торган солдаттан башка барлык, барлык кешеләргә тәмле төшләр күрә-күрә тынычлап йокларга мөмкинлек бирелә; йоклагыз, кешеләр, ял итегез, ә без, наратлар, сезгә бөтен халыклар өчен уртак телдә бишек җыры җырлыйбыз, йоклагыз, йоклагыз… Шифалы бу җил, ахрысы, көнбатыштан, хәлиткеч сугышлар барган, соңгы каннар коелган яктан исә иде…

1976

      Сәмсехәмәт

      Ул егет мең тугыз йөз утыз бишенче еллар тирәсендә туган булса кирәк, димәк, тиздән аңа пенсиягә. Тәэминат министрлыгы аңа күпме пенсия билгеләр икән, моны белү-ачыклауның әһәмияте татар халкы өчен кызыксыз булмас.

      Кырык беренче-кырык икенче елның кышы. Рәхимсез салкын, рәхимсез бураннар. Авыл өйләре көрт өеме эчендә шыкраеп каткан, тәрәзәләрдә калын зәңгәр бозда эвкалипт, пальма сурәтләре. Кич. Сыек кына бәрәңге шулпасы ашарга утырасың. Тамак туймый инде, төне буе төшкә ризык керәчәк, ләкин нишләмәк кирәк? «Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый…» дип, шапор-шопыр шулпа чөмергәндә, өйалдының сайгаклары шатырдый, шундук дырк итеп өй ишеге ачыла, һәм ишек төбендә мех якалы, тышланган тун кигән, якасын торгызып, муены ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф белән төреп ныгытылган, олтанлы итек кигән карлы-бозлы бер түмәркә күренә. Шыкраеп каткан бу түмәркә – белеп торабыз инде – күрше малае – алты-җиде яшьлек Шәмсемөхәммәт. Аның абыйсы бар. Абый кешенең исә татар телендәге «ш» авазы белән дуслыгы бер дә юк, шуңа күрә энесен ул туганнан бирле Сәмсехәмәт дип йөртә, аңа да җиңел, башкаларга да кыен түгел, барысы да әлеге түмәркәгә Сәмсехәмәт дип кенә эндәшә.

      Сәмсехәмәтләрнең гаиләсе кырык бер-кырык икенең кышында өч ай буе «авыл үтәүчесе» булып торды, бу –чираттан йөри торган буш эш, бик җәфалы эш. Аларның гаилә башлыгы Һидият абый авылда тегү артелендә эшли, фронтка СКАЧАТЬ