Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 26

СКАЧАТЬ бер дә кирәксезгә «сабакташ» исемле берәү килеп чыга, синең планнарыңны сүттерә, шулай да әлеге тормыш иптәше елмайган булып сиңа карап-карап ала…

      – Әйдә, өйгә узыгыз, – дип, өй ишеген ача, үзе эченнән уйлап куя: «Утыз ике ел синсез яшәгән идек әле, каян килеп чыктың аяк арасына кыл сыймаган вакытта… Аракы өмет итеп кермәдеме икән? Куна калса ни хәл итәрсең?» – Әйдә, узыгыз, әнә түрдән узыгыз…

      Шул вакытта Мөхәммәтхан хатынына карап алса, һәм хатыны шулвакыт: «Унынчыны бетергән кызга пальто аласы идек бит, тагын дүрт сум унике тиен китәмени инде, ну шушы эшсез гулять итеп йөрүчеләрне…» – дип, минем турыда начар уйлап куйса…

      Юк, мин андый «көнкүреш гаебе»н күтәрә алмаячакмын. Һәм мин ул очрашудан соң хикәя дә яза алмаячакмын. Бәлки, алай булмас та, бәлки, Мөхәммәтхан, хатыны, мин рәхәтләнеп сөйләшеп бер чәй эчәрбез, гөрләшербез, серләшербез, әмма кичке якта, көтү кайта башлагач, аның хатыны сәгатькә карап алыр, ыгы-зыгы килер, һәм мин үземне бу йортта артык кеше итеп сизәрмен. Юк, хикәя язу өчен очрашу мәҗбүри түгел. Мин шулай уйладым да зәңгәр урманнар артына, Мөхәммәтхан яшәргә тиеш булган моңсу, юаш рәшә сөременә күмелгән якка – Мишә суы буена тезелеп утырган авылларга бармадым, машинаны шәһәргә таба борырга куштым. Зәңгәр-күксел урманнар, миңа рәнҗегәндәй, горизонтта күккә сеңеп тоташ буяуга әйләнделәр, әйтерсең алар миңа рәнҗиләр һәм «Әй син, туганкай, нигә безнең белән исәнләшмичә китеп барасың, бу дөньяда беребез дә мәңгелек түгел» дип, сагыш катыш каш җыералар иде…

      Бу сәяхәтемдә мин, шулай итеп, хикәяне башлау өчен ачкыч тапмадым һәм, ахрысы, бу турыда яза алмам, дип, өметсезлеккә бирелдем.

      Ләкин мин ул хикәянең исемен таптым, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда. Хәер, бу турыда мин ахырдан әйтергә булдым. Чөнки минем хикәямдә сөйләнәчәк хәлләр – хикәянең төп максаты, ә инде аны язу әмәлләрен, язу газапларын сөйләү белән укучының вакытын алу минем тарафтан намуссызлык булыр иде; мин белеп торам, берәүләр мине озын кереш сүз өчен дә тиргәрләр, нәрсәгә безгә бу, вакыйга бир, диярләр. Укучыга аңа вакыйга бир, төп герой көрәшсен, җиңсен, ахырдан бүләк алсын, туй ясасын, лауреат булсын – менә укучы нинди хикәягә ияләнде…

      Ә Мөхәммәтхан турындагы хикәядә – укучылар кашларын җыерырлар – бернинди вакыйга юк. Чын. Анда бер Мөхәммәтхан гына бар. Ул берни дә башкармады, бернинди һәлакәткә очрамады, бернинди батырлык эшләмәде, ул безнең барыбыз кебек укучы гына иде. Әйе, сугыш вакыты урта мәктәбенең унынчы классы малае иде…

      II

      Кырык бишенче елның мул, калын карлы кышы апрель урталарына кадәр нык кына торды да бер төнне кинәт көпшәкләнде: иртән, тулай торактан чыгып без мәктәпкә барганда, дөньяны яз исе аңкыткан иде. Белмим, каян чыккандыр ул ис, төн эчендә эрегән карга җебеп калган иске такта түбәләрдәнме, берничә сәгать эчендә бүртенергә өлгергән (әллә без элек күрмәгәнбезме?) карт топольләрдәнме, багана башларында моңаеп, мескенләнеп калган көпшәк кар СКАЧАТЬ