Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 33

СКАЧАТЬ тартып чыгаручылармы? Пиджак кесәләренә тавык йомыркасы салып, «бер-ике» дигәндә тере чеби чыгарып учларында тотучылармы? Шәһәр күргән өлкәннәр бу турыда безгә әллә никадәр сөйләгәннәр иде элек, сугышка кадәр.

      Минем тамак төбе җыерылды, күзләремә яшь килде. Әни, ара-тирә урманга барып, каен җиләге җыя һәм урмансыз авылларга илтеп саткалап кайта да җыелган акчасын налогка түләп бара иде, һәм мин аннан унбиш сум акча сорый алмыйм, сорарга хакым да юк иде. Хәер, сорасам да бирмәс, аның кадәр акчасы булса, бүген үк налог агентына илтеп бирер иде ул аны. Чөнки налог түләүнең вакыты чыга барган саен, проценты арта бара иде. Мин, күзләремә яшь тыгылган көе, әни аш бүлгәнче дип, клуб капкасына киттем (клуб белән безнең койма уртак). Капка баганасына, чыннан да, иске обой кәгазенең арт ягына шәмәхә кара белән язып белдерү эленгән иде. Русча. «Фокусы и развлечения. В программе: пропажа чайного стакана; тайны домашней табуретки…» Тагын әллә ниләр, мин исә шуларын гына хәтерләп калдым. Ул арада клуб ишегеннән ике ир килеп чыкты, юнылган-шомартылган чыраны кара савытына манып, обойга өстәп яздылар: «Начало в 20 ч.». Һәм, шуны язганда, багана янында басып торган, чебиләгән аяклы, җитү чәчле, тырпайган колаклы, ябык, ятим чырайлы бер малайга игътибар иттеләр. Малайның күзләрендә яшь иде. Ул мескен малай мин идем.

      – Мальчик, очень хочешь смотреть фокусы? – дип дәште миңа абзыйларның яшьрәге, әллә ниткән бәйләгән күлмәк, хикмәтле сыр-сыр чалбар кигәне. Аңа утызлар булыр, нишләп сугышта түгел икән ул?

      – Хочу, – дидем мин, түбән карап, чүт кенә «хотю» дип әйтмәдем.

      – Ә акчаң бармы соң? – диде өлкәнрәге, сакаллысы.

      – Юк, – дидем мин, иякне күлмәккә үк терәп. – Минем әти юк, әни генә (русчаны рәхәтләнеп ватам, алтынчыга күчтем бит!).

      – Ә фокусларны бик тә күрәсең киләме?

      – Бик тә…

      – Ә акчаң юк инде, ийеме?

      – Акчам юк.

      – Нишлибез инде, Боря? – дип, яшьрәгенә дәште сакаллы. – Малайның бит безнең фокусларны бик тә күрәсе килә икән. Нишлибез, дим, Борька?

      Бәйләгән күлмәк бераз уйга калгандай итте.

      – Ярдәм итәргә кирәк, Гера, – диде. – Тем более әтисе дә юк икән…

      Һәм алар мине клубка чакырдылар, эссе кояшлы якты көн уртасында клуб эче караңгы, ятим, шомлы булып тоелды. Анда куркыныч иде.

      – Менә сезнең өйдә шундый стакан бармы? – Борис дигәне миңа кырсыз, яшькелт пыялалы бер стакан күрсәтте.

      – Бар! Бар! – Миңа хәл керә башлады. Мондый стаканнарны сугыш вакытында мари пыяла заводыннан юнәтеп, шәһәр кешеләре авылдан авылга сатып, онга, бәрәңгегә алмаштырып йөриләр иде. – Бар! – дип, тагын әтәчләндем мин.

      – Менә сиңа контрамарка, – диде Борис, – ә калганын сиңа Гера өйрәтер. – Һәм ул минем учыма кош теледәй бер зәңгәр кәгазь салды. Анда әллә ниткән номерлар, «ряд», «место» дигән сүзләр бар иде. – Сездә монда номер сугып булмый, алдан өченче рәткә иптәшләрең белән кереп утыр, алданрак кил, – диде.

      Сакал исә мине бер читкә СКАЧАТЬ