Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 28

СКАЧАТЬ елның апрелендә алты бала калдырып үлгән солдат безнең күңелләрне тетрәтте. Тулай торакта да, мәктәптә дә Мөхәммәтханның әтисе үлгәнгә һәркем үзен гаепле сыман сизә, Мөхәммәтханга мөмкин кадәр игътибарлы булырга тырыша, шаян сүз әйтүдән үзен үзе тыеп тора иде. Мөхәммәтхан да дәшмичә генә дәресләрен карады, аның күз аслары зәңгәрләнеп юкарган, күз кабаклары шешмәкләнеп салынган һәм керфек төпләре бераз гына кызарган сыман иде. Кичке алтыда ул дәшми-нитми генә концертка әзерләнә башлады, мич каршына килеп, дюраль кашыгы белән утын күмере төйде, аннан теш чистартырга чыгып китте, бераздан карават астындагы агач сандыгыннан юка күн чүәкләр алды, кесәсеннән каурый артлы, урталай ватылган түгәрәк көзге чыгарып, мендәренә сөяп куйды.

      Безнең эш рәхәт – бүген без залда гына утырачакбыз, унынчы «Б»лар исә мәш килделәр.

      Нәкъ сәгать җидедә шакмаклы зәңгәр чаршау алдына директор чыгып басты. Зал шым булды.

      Директор озак көттермәде, гадәт буенча, «тавыш бетте» дигәнне аңлаткан ишарә ясап, сул кулын уч ягы белән безгә таба күтәрде һәм шундук сөйли дә башлады:

      – Хөрмәтле укучылар, укытучы иптәшләр һәм залда утырган мәктәп хезмәткәрләре, – дип дәште ул залга, аның тавышы калтырый иде, – Совинформбюроның соңгы мәгълүматын сезгә җиткерүем белән мин бик бәхетле. Кичә, 16 апрельдә, Советлар Союзы маршаллары Жуков һәм Рокоссовский командалык иткән Беренче һәм Икенче Белорус фронтлары гаскәрләре һәм Советлар Союзы маршалы Конев командалык иткән Беренче Украина фронты гаскәрләре Берлин операциясен башладылар…

      Шул урында директорның тавышы калтыранып алды, һәм зал алкышларга күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки, таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, аның кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул, госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сыңар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:

      – Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнең гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар…

      Аның тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма үзен тиз кулга алды. Безнең учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде:

      – Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез…

      Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык. Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкның чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп, бәгырь өзгәләнеп ала иде.

      Унынчы «Б» концертының хорында Мөхәммәтхан күренмәде. Җыр-скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган җыр аеруча ошады. Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча СКАЧАТЬ