Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 25

СКАЧАТЬ санап китә. Арада «Ялкын» журналы да бар.

      – Анысын да укыйсызмы?

      – Укыйм, балаларга да укытам.

      – Анда быел мин дә басылдым.

      – Нинди әсәрегез бар анда?

      – Ә, сугыш вакытындагы бер баланың ат көткәндә имгәнүе турында.

      Хәмидә ханым җанланып китте.

      – Ул хикәя сезнекемени? Мин аны балаларга кычкырып укыдым.

      Һәм ул, эзләнеп тә тормыйча, өстәлгә «Ялкын»ның 9 нчы санын китереп куйды. Хикәя «Яшь җайдак» дигән псевдоним-девиз белән басылган иде. Миңа бик рәхәт булып китте.

      Бәхетле хикәя булып чыкты ул.

      1982 елда, үзем белән сөйләшеп-киңәшеп тормыйча гына, аны Чуашстанда чыга торган балалар журналы «Хатер пул» басты. Шулай ук 9 нчы санында. Исеме «Спартага хыпар ту».

      Бу хикәя миңа бик якын. Моның ике сәбәбе бар: беренчедән, яшьлегемдә мин мәктәптә «Борынгы заман тарихы»н укыттым. Иң яратканым – борынгы Греция, Рим тарихы иде. Анда ялган аз. Икенчедән… Сугыш җәенең бер төнендә бригадир апам ялынуы буенча мин берүзем бөтен колхозның атын көткән идем, бик курыккан идем – 12 яшь бит…

1991

      Бер моң

      I

      Бу хикәяне язарга мин күптән хыялланып йөри идем. Язар өчен башта шартлар эзләдем. Үземнең шәһәрдәге квартирамда, гадәти өстәл янында утырып, берничә тапкыр тотынып карадым – хикәянең исемен таба алмадым. Исеме табылмаган хикәя – хикәя түгел. Бу хакыйкатьне язучы гына түгел, укучы да белә. Хикәя шулай тумыйча калды. Аннан соң мин җәйге ял вакытында үзем укыган, яшәгән урыннарга кайтып йөрдем. Без укыган мәктәп бинасының инде нигезе дә калмаган, аны сүткәннәр, ул урынны сөргәннәр, хәзер инде ул урын иген басуы да түгел, юл да түгел, анда хәтта әрем дә үсми, анда бозау да арканламыйлар, ул урынны тракторлар, йөк машиналары ермачлап бетергән, һәм анда, бу дөньяда бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә куелган һәйкәл кебек, ДТ-54 тракторының кызгылт-кола ватык кабинасы җиргә кереп каткан да вәссәлам!

      Шулай итеп, ул урыннарда истәлек яңартып, картлар теле белән әйткәндә, яшьлек эзләре буйлап йөрүләр берни дә бирмәде һәм хикәяне яза башлар өчен бердәнбер чара – замандашым Мөхәммәтханны эзләп табып, күрешеп сөйләшү генә калды, соңгысы исә иң уңай чара, чөнки Мөхәммәтханның туган авылын ук белмәсәм дә, чама белән ягын, төбәген белә идем. Утыз ике ел күрешмәгән булсак та, мин беләм: Мөхәммәтхан әйбәт, ипле, нык яшидер, әгәр берәр явыз авыру килеп чыгып аны бәреп екмаса, әлбәттә, эшлидер, эшендә ул мактаулыдыр, кешеләр арасында аның абруе зурдыр; аның үз хуҗалыгы да тәртиптәдер; һичшиксез, аның ишегалдында рәшәткәле бакча бардыр, ул бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, гөлләр үсәдер, ул бакчаның рәшәткә башларына кибәргә дип сөт чүлмәкләре эленгәндер, ә бер урында Мөхәммәтхан каккан чөйгә аның хатыны, марляга төреп, саркырга эремчек элеп куйгандыр, ишегалдының бер почмагында цемент эретмәсеннән җиргә батырып тагарак куйгандыр, аннан йорт кошлары су эчеп китәләрдер, чолан ишегенең яңагына электр кыңгыравының төймәсе куелгандыр. Мөхәммәтханның СКАЧАТЬ