Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 29

СКАЧАТЬ Әмма бит монда конкрет шәхес –Мөхәммәтханның әтисен үтергәннәр! Моңа фашистлар гаепле, анысы факт, ләкин тагын кем дә булса безнең арадан берсе гаепле түгелме? Аның әтисен коткарыр өчен барысын да эшләп бетердекме? Бетердекме?

      Авыр уйларны тальян бүлдерде. Ярхәметдин аккорд бирә икән, һәм залда моңарчы беркем дә ишетмәгән, тоймаган йөрәк өзгеч көй-моң таралды. Башта озын гына аккорд белән ул моңны сипкелле, тулы яңаклы, математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы сүзсез Ярхәметдин таратты. Бөтендөнья халкының – оккупация астында җыкланган тугандаш украин, белорус, молдаван, Литва, Кырым, Латвия халыкларының ачы хәсрәте, фашистлар коллыгында газап чиккән поляк, французларның канлы яшьләре, балаларын сугышка озаткан аналарның тирән сагышы, бөтендөнья ятимнәренең сыктау авазлары шушы тәбәнәк буйлы, классташлары арасында тарихны бик яхшы белгән бер кыз тарафыннан «Пипин Короткий» (Каролинглар династиясенең беренче короле) дигән кушамат алган Яңа Мичән малае Ярхәметдиннең кып-кыска дүрт бармагына җыелган да беткән, имеш.

      Ләкин Ярхәметдин алай зурлап уйлап тормый иде булса кирәк, ул, тәгәрәтеп-тәгәрәтеп, уйналачак көйнең төп казыкларын утыртып, шулар тирәсеннән берәр кат әйләнеп чыкты да, вак соры күзләрен җелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул яңак сөяге белән генә элеп алды да алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм, аксыл-саргылт кашларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты… һәм моңарчы бу залда беркем дә ишетмәгән бер көйнең, бер моңның ниндидер бер урынын тотып алды да, җырның сүзен әйткәнче, тамак белән, дөресрәге, йөрәк белән гөлдер-гөлдер китереп, чирек секундлык кереш ясады һәм, карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп моң салды. Җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел, ә сугыш хәс-рәтен үзенә туплаган анабыз Җир, шулай тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк, көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде, һәм Мөхәммәтхан, саргылт куе кашларын җыера-җыера, чын йөрәктән бик озын, бик озын бер көйгә җырлады:

      Ән-кәй-ем мин-не тапкачтын…

      (шул арада Ярхәметдин әллә нинди әйләнешләр-чолганыш-лар ясап ала, әйтерсең секунд эчендә Берлин – Сөхерешфәхер якларыннан үзенең Яңа Мичәненә әйләнеп кайта иде)

      Ак би-ләүгә би-ләг-гән шул,

      Ак би-ләүгә би-ләг-гәннн…

      Кемдер, авыр сулап, башын аска ия, аһ, ул безнең барыбыз да гашыйк булган алгебра укытучысы, озын-озын ике кара толымлы гүзәл кыз Гыйффәт апа икән. Әмма Мөхәммәтхан залны ишетми, ул инде икенче, сихри дөньяда иде.

      Җырның икенче яртысын, Ярхәметдиннең тәгәрәвек аккомпанементыннан соң, ул тирән сулыш белән алып китте, һәм шуңа күрә кайбер иҗекнең алдына ул «һы», «һа» кисәкчәләре кушып җибәрә башлады. Аның гәүдәсе бераз гына чайкала, ияге чак кына калтырый иде булса кирәк:

      Һа-ак би-ләү-ләр-гә би-ләг-гән,

      Бәх-те бул-сын дим-мәг-гән…

      Мөхәммәтхан СКАЧАТЬ