Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 31

СКАЧАТЬ Әмма сугыш вакытында бригадир булып эшләгән Шәвәли карт әле соңгы елларда да ул заманны искә алып сөйли иде:

      – Һи-и, ул Шәмсемөхәммәтнең миңа ялынулары. Шәвәли абый, ди, ат җиктер инде миңа, ди. Теләсә кайсы сменага эшкә чыгам, ди. Аңа бит нибары алты-җиде яшь иде сугыш чыккан елны. Сугыш беткәнче төнге сменада ат куды ул. Гел пирауатта булды, гел ат куды. Сугыш беткәнче…

      Сәмсехәмәт шәһәрдә яшидер инде хәзер, бушка эшләп тормышын рәтли алмаган егетләр бит авылларын ташлап киттеләр. Тамак туйдырырга кирәк иде…

      Шул егеткә Тәэминат министрлыгы күпме пенсия бирер икән? «Тегесен тегеләй ит, монысын болай ит» дип, гомер буе кеше өйрәтеп яшәгәннәр яхшы гына пенсия алып яталар бит хәзер…

      Сәмсехәмәт исәндер әле, көтик әле, көтик әле аның ялга чыкканын… Аның пенсиясенең күләме – безнең җәмгыятьнең хезмәт кешесенә булган мөнәсәбәтенең иң төгәл күрсәткече булачак.

1993

      Дыңгыр…

      Баш пешәрлек эссе көн, авылда тынлык, этләр, телләрен чыгарып, капка күләгәсендә яталар, казлар авызларын ачкан. Урамда беркем юк, бары тик агач кибет баскычында гына бер-ике ир тәмәке көйрәтеп утыра. Кибет бик бай, тик колхозчының акчасы гына юк. Бөтен булганы – налогка. Кырык тугызынчы ел.

      Менә урам башында арба дыңгырдаганы ишетелде, бу –заправщик Гофран абзый. Яздан алып көзгәчә шулай, кара тимер мичкәне арбасына сузып салган, үзе мичкәнең башына менеп утырган, дилбегәсен тоткан. Аты да ашыгып атламый, Гофран абзый да ашыкмый булса кирәк, шулай ягулык склады белән кырдагы тракторлар арасында яз буе, җәй буе, көз буе дыңгыр-дыңгыр…

      Менә ул кибет турысына килеп җитте, аты, бер дә аптырап калмыйча, дилбегә тартканны да көтмичә, шунда таба борылды, чөнки белә: көндезгә кайтканда, хуҗасы шулай кибеткә кергәләп чыга, нәрсәгә керә ул анда, күк алаша аны белми, әмма шуннан чыккач, дилбегәне тарткалап, атны ашыктырырга тотына. Гофран абзый, кибеткә кергәндә, кибет баскычындагы кешеләр белән, гадәттә, исәнләшми. Бу юлы да шулай булды, дилбегәсен ат сыртына ташлады да мичкәсе өстеннән төште. Бер кат кына юл-юл ыштаны артына бик нык ябышкан иде, аны да рәтләп тормады, кибеткә кереп китте.

      – Ничек чыдый бу кеше шундый эсседә? – диде кибет баскычында утырган сыңар аяклы фронтовик. – Ничек утыра ул эссе тимер өстендә? Ичмасам, бер такта башы йә киез дә куймый бит…

      Күбрәк вакытын кибет баскычында уздыручы колхоз табельщигы исә урыныннан торып арба янына килде, мичкәгә кулын тиереп карады һәм… шырыйлап кычкырып җибәрде.

      – Монда, – диде ул, кулына өргәләп, – әллә нәрсәләрең пешәр… – Һәм ул «әллә нәрсәләр»нең конкрет исемен дә атады.

      Бу вакытта исә Гофран абзый, ыштан кесәсеннән янчыгын чыгарып, акчаларын кармаштыра, ә күзләре белән кибет шүрлекләрен ялый иде. Шүрлекләр исә бай: анда дүрт-биш төрле кызыл эчемлек, шешәләре тузанга каткан «Шампанское» (менә кыш башында ук кайткан иде, әлегә бер шешә дә алмадылар, дөнья күргән бер фронтовик әйткән, имеш: исертми), әнә «Ратевани», «Вакири» дигән кавказ эчемлекләре, әнә өч җиделек куелган СКАЧАТЬ