Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 23

СКАЧАТЬ әтисеннән калган каеш чыбыркыны алмаганына үкенде. Каеш чыбыркы булса, атның каршысына чыгып, колак төбенә бер генә чартлатып алыр идең… Ә соры шәүләләр малайның көчсезлеген сизеп алдылар: сүс камчы очы ат тиресе өчен, әлбәттә, чебен тешләгән кебек кенә инде ул. Хәмитулла камчы чартлаткан уңайдан кычкыргалап та карады. Әмма куе болыт эчендә аның кычкыруы бик зәгыйфь ишетелә, һәм соры шәүләләр, аңа игътибар итмәстән, межага таба аны гел кысрыклыйлар, этәләр иде. Хәмитулла шунда үзенең сүгенә белмәгәненә бик үкенде. Югыйсә күрше Камалетдин, унбиштә генә булса да, егетлек күрсәтеп, атка бер генә кычкыра:

      – Куда?! Фәлән-төгән, – дип, атны өркетә.

      Ләкин бу уеннан ул шундук куркып калды. Хәмитулла? Сүгенә? Ә моны Гөлзада белсә? Авылның иң матур кызы Сөмбелә апа ишетсә? «Пионер Хәмитулла Зиннәтов әшәке сүз белән сүгенде» дип, мәктәптә хәбәр таралса? Юк, Хәмитулла атларны болай гына санлатачак, һәм ул, межа буйлап йөгерә-йөгерә, әле бер атның, әле икенче атның колак төбендә сүс камчысын чартлатты. Йөгергәндә әллә ничә тапкыр сөрлегеп егылды, межадагы эт эчәгесенә чабата эләгә иде. Каты йөгереп, каты селтәнеп, кычкыргалап камчы белән кыйный торгач, кайбер атлар аны санга сукканнарын күрсәттеләр: межага таба үҗәтләнеп килгән Рәкәкә, кычкырып камчы чартлаткан бөке кадәр генә малайдан өркеп, ал санын кинәт күтәрде дә, арт аякларында торган килеш, үзенең биек озын торыгын гөрселдәтеп кире якка борып куйды. Бу җиңү Хәмитуллага куәт өстәде. Бераздан ул үзенең манма тиргә батканын, кычкырырга хәле беткәнлеген тойды. Әллә эчәсе, әллә ашыйсы килә иде – ул моны аңламас хәлгә җитте. Яктырырга бик ерак, бик ерак иде әле. Әллә бераз утырып торыргамы? Хәл алыргамы? Керсеннәр соң, биш минут кына утласыннар арыш уҗымын! Бәлки, тамаклары туяр? Ә Сөмбелә апа ни әйтте? Ә дружина сборында ни әйтерләр? «Үзенең сугышчан бурычын үти алмаучы пионерлардан май аенда Хәмитулла Зиннәтов…» Ул Гөлзаданың яңгыравыклы тавышын хәтерләгәндәй итте, кулындагы сүс камчысын бик нык кысканын тойды, әйтерсең сүс камчы түгел, ә Гөлзаданың ал лента кушып үргән чәч толымы иде. Ерак Украина далаларында сугышып йөргән әтисен ишеткәндәй булды: «Улым Хәмитулла! Нык бул! Язмыш безгә нык булырга куша». Соңгы хатында әтисе шулай дип язган иде.

      Кинәт… Кинәт Рәкәкә җир селкетеп кешнәп җибәрде. Аңа кушылып берсе, икенчесе, өченчесе… Хәмитулланың йөрәге аска төшеп китте: монда урман якын, әллә, әкиятләрдә сөйләгәнчә, бастырык юанлыгы бер елан чыгып Рәкәкәне чактымы? Хәмитулла аны-моны аңлаганчы, бу гарасатка үзәк өзгеч бер тавыш кушылды:

      – Ми-һи-һи-и-и-и-и!

      Бу сары бия колынының тавышы иде. Әйе, утарда күпме генә матавыкланмасыннар, сары биянең колынын аерып калдыра алмады алар. Шул арада атларның соры күләгәләреннән зур бер дулкын туды, алар гәүдәләрен кинәт борып кирегә ыргыттылар һәм, әллә ниткән тавыш чыгарып, бер күчкә өелделәр: янбаш, авыз-теш, тояк бәрелгән тавышлар чыкты, һәм ниндидер мизгелдә атлар бер түгәрәк тоташ болыт булдылар да шым калдылар. Барысы да СКАЧАТЬ