Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 30

СКАЧАТЬ әледән-әле «Рево, әй Рево!», «Рево, менә син нинди булып җиткәнсең!..» дип ник кабатлаганын белми әле.

      Чанышның каны йөрәген авырттырып кайный иде. Вакыт туктап калган кебек. Тынлык шундый тирән, чылбыры җитмәслек коемыни. Ә аяк астындагы идән чак кына чайкала шикелле. Чаныш үзен ташудагы боз кисәгендә басып баргандай тойды. Әйтерсең лә ул бер ялгызы. Улы Кадрәк тә, Асылъяр да, килене Рәхилә дә, оныгы Рево да артта, караш иңләмәстәй ераклыкта. Әллә соң берни дә юкмы? Башында уй калмаган, ул бушлыкта адашкан сыман. Ә, юк. Әнә чебен безелдәвеннән туктады. Тәрәзә почмагындагы пәрәвезгә эләккән икән. Өн-тавышсыз тыпырчына. Пәрәвез җепләре калтырый, өзелердәй хәлдә тартыла, чебенне ураганнан-урый. Тик чебенгә ташланырдай үрмәкүч тә юк икән инде: ул, сыртына капланып, тәрәзә төбендә ята, үлгән.

      Ә шулай да рәхәт иде! Улы Кадрәк кайтты. Көтмәгәндә кебек тоелса да, бер дә алай түгел. Сирәк хатлары килгәндә, үзе кайтып төшкән сыман була иде. Көтмәделәрме соң?! Сызылып таңнар атканда, Чаныш йокысыннан дерт итеп уянып китәр иде дә төшләренә һаман малай гына килеш кергән Кадрәк, калган уллары хакында уйланып ятар иде. Алар белән бергә йөргән урман юлларын, су буйларын күңелендә кабат-кабат яңартыр иде. Үзенеке кебек үк, Асылъярның да керфекләре ачык икәнен, зәңгәр күзе белән түшәмнең киң такталарындагы ботак эзләреннән улларының йөз чалымнарын эзләгәнен тояр иде. Иренең уянганын сизеп, ул таң шәүләсе кунган ак йөзе, ак ирене белән нәрсәгәдер гаепле сыман елмаер иде. Чаныш киенеп чыгып, абзардагы маллар тирәсендә булашканда, «Нигә шулай елмая соң әле бу?» дип уйлана иде. Бер төнне җавабын да тапты: әллә соң Асылъяр үзендә улларын тартып алган дошман солдатларының аналары гаебен тоямы? Җирдә күпме кеше елмая, әмма елмаюның иң чыны кайдадыр үтерелгән балаларының каберләрен күрмәгән аналар йөзендә генәдер. Җирдә күпме сагыш-моң бардыр, тик сагыш-моңнарның иң ихласы шул балаларның кайтырына өметен өзмәгән аналар күңелендә генәдер.

      Инде менәтерә Кадрәкләре исән-сау әйләнеп кайтты. Ул үзен ураган пәрәвез ятьмәсеннән азат. Шапалак юк инде. Үргән пәрәвезләрендә үзе үк буталды-буталды да әлеге үрмәкүч сыман әйләнде дә төште. Дөресрәге, әйләндереп төшерделәр аны. Чаныш сизмәде түгел. Кайдадыр кемдер халыкның каргышыннан, нәфрәтеннән курка, кара эзләрне, кан тапларын, күз яшьләрен югалтырга кирәк. Чараның иң кулае – яман эшләрне шапалакларның үзләренә аудару, сылтау. Корбаннарның корбаны булмый, корбаннарның җәлладлары бар, ә җәллад балтасы аның үзенә дә төшә алмыймыни? Шапалакның юкка чыгуын Чаныш шушылай аңлады.

      – Хәзер яшисе дә яшисе инде, – диде Чаныш.

      Асылъяр белән Рәхилә чыгып торган бермәлне Кадрәк:

      – Ә үлгәнче бер эш бар әле, әти, – диде.

      – Бер генәме суң: мең… Миллион эш бар әле.

      – Башта беренчесе.

      – Йә?

      – Шапалакны табасы иде бит.

      – Ни-нәрсәгә хаҗәт ул?

      – Мин аңа күчтәнәчкә бер пуля алып СКАЧАТЬ