Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 59

СКАЧАТЬ хәтәр мут елмаеп, тагын да ипләбрәк, җәелебрәк ятты, терсәген аның кабыргасына төртеп куйды.

      – Бу урын буш түгел бит, – диде Харис. Тамак төбе кипкән, теле аңкауга ябышкандай әйләнми, гадәттәге гөлдерек, бәрхет тавышы коры, кыштырдап ук чыкты бугай. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Хатын игътибар итмәгәч: – Чукрак мәллә сез? Буш түгел, – дип кабатлады.

      Колагына да элми, ичмаса! Алай да Харис тыелгысыз канәгать бер хис кичерә иде. Ул да төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Ике яклап ике чит хатын кысрыклап алсын әле! Сөйләсәң, Төлке Хәе ышанырлыкмы соң. Бигрәк тә Госман. Ә факт – менә күз алдында. Ул, корсагына яткан җиреннән артка таба каерылып, үз гәүдәсенә күз атты. Буй-сын шәп, сөбханалла. Чандыррак, тик симезлек белән елкылдап торырга ул сугым үгезе түгел лә! Дөрес, тәнендә майка эзе агарып тора, майкасын салмаган да диярсең. Андый гына гаеп зыянсыз. Әнә ич, гаеп итмәгәннәр, яталар. Бигрәк тә әле генә ятканы, ак тәнлесе. Ашапмы ашый күзе белән, кымшанырга да җай юк. Ичмаса, бу Асия кая олакты икән көпә-көндез? Әллә теге йөнтәс аякка ияргәнме, ачык авыз? Беркатлы авыл хатынына күпме кирәк соң? Сатлык очсыз товар бар дигән хәйлә белән берәр муты алып китте булыр да әзләп кара аннары. Табылыр анысы, үз аягы белән кайтып керер…

      Калганын күз алдына китереп бетерергә түземлеге җитмичә сикереп тормакчы иде дә… Туктап калды. Эшләпәлесе Харисның муенын кочып алды.

      – Ничек оялмыйсыз?!

      – Әйтәм ич танымыйсың.

      Юк, Харисны шөпшә чакмады, ә йөрәгенә Асия тавышы килеп чәнчелгәндәй булды. Тирә-юньдә хатын-кыз көлми түгел, ләкин иркен җәйләүләрдә тыелгысыз көләргә күнеккән Асиянең тирән күкрәк тавышы һәммәсенекен күмеп китте:

      – Алтынга төренсәң дә таныйм, имеш! Әй син, хәсрәт!

      Карасана! Яныңа килеп яткан хатыныңны таныма, имеш. Егерме ел бергә торган хатыныңны. Менә нишләтә икән бит кешене диңгез!

      – Алтынга төрәм диючеләрне кыз чакта күпме ишетмәгән димсең? «Кешечә торсак, канәгать» диюеңне ошатып чыктым ич мин сиңа, и Харис! Алтын катнашкан вәгъдә өч көннән соң тәүбәгә әйләнә бит ул.

      Харисны кочаклап, аның оялчан Асиясе моңарчы әйтергә кыймаган сүзләре белән баштанаяк коендырды да ташлады. Ә ул, хәтәр дәрәҗәдә сусаган чакта су эчкәндәй, аны рәхәтләнеп тыңлады.

      – Мин бит, җаным, әбиләрнең кышка киптереп куйган җиләге түгел әле, – диде Асия.

      – Димим ич.

      – Мин әле сабакта, сабакта.

      – Өзелгән дигәнем бармыни?

      – Димисең дә, сизмисең дә инде анысы.

      – Каян алдың соң син бу эшләпәне? – диде Харис, аның бу сүзенә ни дип тә җавап бирә алмагач.

      – Бер яхшы хатын булышты… Дүрт балам бар дигәч шаккатты. «Укытучымы?» –ди. «Юк, – мәйтәм, – сыер савучы».

      – Бусына ни ди?

      – Авылны әрләп алды. Нинди матурлыклар эзсез югалгалый шунда дип. Бәлки, язмышка әз генә катнашу кирәк булгандыр, кем белә, бәлки, әллә кемнәр булып СКАЧАТЬ