Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 61

СКАЧАТЬ түбәсенә ике кеше менеп басканы күренде. Малай аларны әрекмән яфрагында үрмәләп йөрүче кырмыскаларга охшатып куйды. Алардан өркеп, тегермәннең текә стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек һәм ярыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә тузгып чыкты. Ә тегермән үзе, салам кибәненә кунаклаган җиреннән очып китәргә җыенган карт тилгәнне төсмерләтеп, инеш аръягындагы түбәнкерәк үр башында утыра иде. Кайсыбер такталары какшаган, асылынып-асылынып тора – шул тилгәннең җил тузгыткан йоннары төсле. Дүрт канатының икесе генә калган инде; тегермән, яралы кош сыман, талгын җилдә канатлары белән кисәк-кисәк талпынгалап куя һәм аның бөтен тәне шыңгырдау белән тула.

      Түбәдәге кешеләр купкан берничә тактаны аска төртеп төшерделәр.

      – Сүтәргә тотындылар, – диде Каюм.

      – Тотындылар, – дип килеште бабасы. – Карт-карчыкларга утын итеп өләшергәдер.

      – Матур тегермән.

      – Матур. Аны минем бабайлар бурап салган иде.

      – У-у! – Малай дәшми торды. – Тик анда күселәр күп, – диде ул беравыктан.

      – Күп.

      – Утрауда калгач, ул явызлар ачлыктан кырылачак!

      – Күселәр һичкайчан ачтан үлми, улым. Алар кайда да җайлаша! Үтә сизгер җанвар ул күсе: хәвеф килсә, – син күр дә мин күр.

      – Сүтеләсен сизенеп, тегермәннән дә качканнардыр ин- де.

      – Юк әле, шунда әле алар. Менә сүтсеннәр дә кирәкләрен бирербез. Югыйсә өерләре белән яңа авылга таралышырлар. – Бабасы изүенең иң өске ялтыравык сәдәбен ычкындырып җибәрде. – Аларда минем үз үчем бар, – диде ул.

      – Нинди үч?

      – Сугыштан кайтып, тегермәнче булып торганда күрсәтте алар миңа күрмешне. Күпме ашлык, күпме он исраф иттеләр. Һич җиңәрлек булмады.

      – Сүтсеннәр әле, сабакларыгызны укытырбыз! – Каюм тегермән тарафына бәләкәй йодрыгын күрсәтеп куйды. Йодрыклары бәләкәй булсалар да – каты, сөякчел; бер генә малайга да аларны каерып ачарга ирек биргәне юк иде әле аның. – Ә су тегермәнгә шайлы җитми ди, – диде ул. – Геодезист абыйлар әйтте.

      – Ул биек урында – бөтен җилләргә каршы.

      – Утрауда калса, шу-ундый матур торыр иде, әйеме, бабай?

      – Торыр иде.

      – Алайса, ник бетерәләр?

      – Бетми ул.

      – Сүткәч тәме?

      – Үлгәч, кеше кала ич әле.

      – Кала?

      – Әйе. Әнә шул тегермәнне салган бабай минем хәтердә тере күк тора әле.

      Малай көлеп җибәрде.

      – Нидән көләсең?

      – Уйлап таптым бит, бабай! Бу җирләрнең нигә буш түгеллеген.

      – Соң?

      – Кырлар белән, күл, инеш, урманнар белән тулы бит бу җирләр, бабай! Инде менә зур су белән тула.

      – Әйе, – диде Каюмның бабасы. – Тагын беләсеңме ни белән? – Үзе үк җавап та бирде: – Тарих белән, улым. Безнең ата-бабалар тарихы белән.

      «Бу тирәнең тарихы унөченче гасырдан башлана. Моңа шул заманнардан калган кабер ташлары, тау башындагы шәһәрчек эзләре шаһит. Ихтимал, алданрактыр да: кемнәрдер курган өйгән ич. СКАЧАТЬ