Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 56

СКАЧАТЬ шикелле итеп, чал чәчләреңне чүплисе булыр. Кайчандыр мин әнинекен чүпләгән кебек. Ә бервакытны син арыган тавыш белән улыңа: «Инде чалларын түгел, караларын чүпләү кирәк», – диярсең.

      – Төш күрдем, – диде ул, хатынының күзенә янәдән карап. – Төш. Әнине. Исән итеп…

1979

      ИНДЕ МӘҢГЕГӘ

      Июнь ахыры һәм июль башында балта остасы Харис белән аның хатыны Асия Кара диңгез буендагы бер санаторийда ял итеп кайттылар. Һәм менә шунда, һич уйламаганда, Харис гашыйк булды. Үз хатынына. Юк, сүз аның өйләнгән чагындагы мәхәббәте хакында түгел. Беренче сөюләр китап битләре арасына кыстырып киптергән истәлек чәчәген генә хәтерләтә иде инде. Йокысыз иртәләрне Харисның бу хакта түшәмгә карап уйланганы да бар хәтта. Әнә шул түшәм буявының иң элгәрегесе сыман, беренче хисләр хәтернең әллә ничә катламы астында калган инде. Беренче катлам сабый бала кулының юка тиресе сымак үтә күренмәле, нәфис иде бугай. Ә хәзер, балта сабы сөялләтеп бетергән кул шикелле, ул хис әүвәлге сизгерлеген югалта башлады, ахрысы.

      Баксаң, Харисның йөрәк астында, учак кабызып җибәрер өчен киптерелгән каен тузыдай, бернәрсә калган икән әле. Менә шуңа очкын төште дә аны дөрләтеп җибәрде. Ул очкын үз хатыны Асия булып чыккан икән, моңа ник көенергә? Бәлки әле, бергә гомер иткән, бер телем ипине урталай бүлеп ашаган хатыныңа, инде актыккы хисләрне яңадан җыеп, кабат гашыйк булу сирәк килә торган бер бәхеттер ул? Һәрхәлдә, Харис моны шулай кабул итте.

      Кызык кына килеп чыкты, каһәр.

      …Бу аларның диңгезгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә килүләре иде.

      Төнлә килеп урнашканга, беренче көнне алар соң гына уянды. Таң белән торырга күнеккән авыл гадәте ул көнне аларга хыянәт итте. Һичкайчан булмаганча, үзе – бер, хатыны икенче тахтада йоклаган. Хәтере ялгышмаса, күзен Асиясе белән уртак җәймә астында йомган иде бугай, төнлә күчеп яткан, күрәсең.

      Чат авылдагыча, ул каргалар кычкыруына уянып китте. Тик мондагылар авылныкылар ише генә түгел, әллә ничек ачыргаланыбрак кычкыра бугай. Әйтерсең лә һәммәсенең ояларын туздырырга, бөлдерергә керешкәннәр. Авылдагы өйләре тирәли дистәгә якын карт тупыл, аларның ботагы саен бер карга оясы, оя саен дүртәр-бишәр карга баласы, һәркайсының үз тавышы. Элегрәк каргалар зират каеннарына оялый торган иде. Алары корый башлагач (ә соңгы елларны авыл халкының зиратка үсентеләр утыртырга исе китми торган булып китте), каргалар авыл тупылларына таралышты. Баштарак Харис аларның ояларын туздыргалап та карады, ахырдан тимәс булды, күнекте. Таң тишеге белән уятулары гына кәефен кыра торган булып калды. Тик авыл җирендә иртәрәк тору хәерле.

      – Киләсе калмаган. Мондый карга курорты минем үз өемдә дә бар! – дип, балкон тәрәзәсеннән караган иде – шаккатты. Нигәдер пышылдап: – Асия, кара әле, ак каргалар! – диде ул. – Күпме гомер яшәп, ак карга күргән юк иде, менә хикмәт!

      – Акчарлаклар ич!

      Харис акчарлак күрмәгән кеше түгел. Кәрәкә күле сазлыгында байтак алар. Камадан менеп, бала чыгарып китәләр. Тик, ни хикмәт, алар болай кычкырмыйлар, күбрәк тавыш-өнсез генә очалар. Ә монда чәүкә чамасындагы СКАЧАТЬ