Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 60

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      …Бу сөйләшү ир белән хатынның яшьлекләрен сагынуы иде. Бер-береңә кабат гашыйк булу шушы микәнни? Һәрхәлдә, әллә ничә тапкыр күргән чыпчык күзе кадәрле ике миңе чәчрәп торуга карамастан да танымаслык чибәр хатыны булу белән Харис горур иде.

      – Теге хатынга дүрт бала гына димәскә иде. Тагын икене генә булса да өстисең калган…

      Алар сүзсез тынычлыкта яттылар да яттылар. Харис тәнендәге ак эз кып-кызылга әйләнгәнче. Әйтерсең лә кояш аның тәнендәге майкасын кызылга манчыды. Әллә мунчадан соң үзе яңаны алыштырып кигән кебек иттеме?

      Нәрсә, дөрестән дә алмашты шул. Үз хатынын да танымаслык хәлдә йокыга талган хисләрен соклануга алмашты. Ә хатының белән соклануны ярату түгел дип кем әйтер икән?

1979

      ТЕГЕРМӘН

      Авыллары яңа урынга күченгәч, Бәхтизар карт оныгы Каюмны үргә алып менде.

      – Күреп кал, – диде ул.

      – Ник? – диде Каюм.

      – Онытмаска.

      Аларның авылы элек шушы үр итәгендә утыра иде. Ә хәзер ул анда түгел инде. Әйтерсең лә аны, ничә гасырлык нигезеннән тоташлый кубарып, «шайтан туе» бөтереп алып киткән. Бөтен җирне, киноларда күргән снаряд чокырларына охшап, идән асларының һәм җимерек базларның кара күзләре шадралап тора. Корым һәм сөремгә буялган берничә җимерек мич агарып күренә – алары көтүдән аерылып, ялан басуда төн кунарга калган хәлсез кыр казларын хәтерләтә төсле. Күзне иркәләрдәй бер генә агач әсәре дә юк: утынга ярардайларының барчасын да кисеп аударып, кешеләр үзләре белән алып киткәннәр, ә һәммә куакларны бульдозерлар белән өйдереп якканнар.

      Инешнең аръягындагы җил тегермәне белән янәшәдә, кызгылт авызын тешсез әбиләр сыман ачып, зәңгәр күк чоңгылы астында курган ята. Ул урта бер җирдән актарылып беткән. Үзен өйгән борынгы кешеләрнең «Нигә безне болай сансызладылар икән?» дигән зарларын галәмгә кычкырып торалармыни! Бульдозерлар белән ямь-яшел битен ертып, археологлар аның эчендә ике мең елдан артык сакланган җиз хәзинәләрен музейга алып киттеләр. Инешнең яшел ярлары, текә борылышларындагы сары һәм соры комлыклары кара-кучкыл тамгалар белән чуарланган: таллыклар белән әрәмәлекләрне дә кырдырып яктылар. Чөнки бу инеш, бу кырлар һәм бу үзәннәр су астында калачак: азат Каманы кешеләр тагын бер җирдән буып куйды, һәм тиздән яңа электр станциясенең суы Каюм белән аның бабасы басып торган үр итәгенә кадәр күтәреләчәк тә, кәз астыннан чыгачак ташларга ышкылып, чал сыртларын үткерли башлаячак.

      – Ул агачларны ник өеп яктылар? – дип сорады Каюм.

      – Станцага барып тыгылмасын өчен, – диде бабасы. – Кешеләр шулай ут ягарга ярата инде ул.

      – Инеш бетәмени инде?

      – Бетми. Агуыннан гына туктый.

      Хәзер авыл – үрнең көнчыгыш ягында, һәммә өй өр-яңа. Байтагы таш. Ике катлылары да бар. Ә күбесе әүвәлгечә үк агачтан салынган. Нарат бүрәнәләренең ботак эзләреннән әчкелтем исле чәер тамып-тамып тора. Каюмга алар әнкәсенең алка гәрәбәләре булып та тоелгалый.

      – Инде иртәрәк ятарбыз, – диде бабасы.

      – Ник?

      – Кояш алданрак батар – хәзер без көн чыгышы ягында ич.

СКАЧАТЬ