Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 57

СКАЧАТЬ бар дөньяда. Югыйсә колхозчы диңгез буена чыгып китә аламы? Май аенда кузгалыр иде – бәрәңгесен кем утырта? Июнь, июльдә кем аның төбенә өя, кем сиңа печән җыя, утын әзерли? Аннары – урып-җыю, тагын бәрәңге алу, мал-туар, кош-корт сую… Ә кышын рәхим ит, җаның теләгәнчә кызын. Юк, рәхмәт инде, кышкы диңгезгә караганда мич башы җылырак икәнлеген генә Харис белә…

      Бу юлы кызык итте әле – төкерде дөньясына! Балтасы ял итсен әле бераз, Асияне дә сыерлары сагынсын. Үч итеп, дөньясының зәңгәр түшәменә төкерә-төкерә, комда кызынып ятсын әле Харис Шәрәпов! Путёвка бәясенә комда кызынуны да керткәннәрдер аны.

      Әмма пляжда аны көтеп тормаганнар икән – буш җир юк, берәү дә урын бирергә җыенмады. Инде бүлмәсенә кереп китәргә дигән уй килгәндә генә, ул берәүнең сәгатенә караганын, аннары, сикереп торып, каядыр йөгергәнен күреп алды һәм аның урынына килеп ятты. Бернәрсәне генә искәрмәде Харис: хатынының үзен ничек табачагын. Шул уй башына килеп, тиз генә киенде дә Асиясе белән аерылган урынга барып басты. Ә ул тирләп, бите янып һәм кечкенә төргәк тотып кире килеп җиткәндә, яр буе аяк баскысыз тулы иде инде.

      Асиягә ул кырын караш кына ташлады:

      – Басып кына торыйк. Мин ләүкәдә кызынырга гына күнеккән.

      – Безнең эш белән тетелгән тәннәрне мунча ташларына гына күрсәтсәң инде, – диде Асия.

      Ә Харис, тирән үпкәсен яшерергә теләүдән, ышкылып тоныкланган пыялалы кара күзлеген киде. Ул үзен, бигрәк тә Асиясен кызганып куйды. Асия, таңнан торып, чуар сыерны сауганда һәм малларны көтүгә куганда, ә ул ишегалды себереп, абзар чистартып йөргәндә яки сукага җигелгән ат каулап күрше Гайса белән бәрәңге бакчасын сызганда, кемнәрдер кайнар комлы ярларга йөзтүбән яисә чалкан яткан көйгә аркаларын каралта йә корсакларын кыздыра икән ләбаса! Ә бу хакта һич кенә дә башына китермичә, Асия җәйләвенә йөгергән, ул, һич кенә дә уйламыйча, төзелешенә ашыккан. Шулай итеп, көн артыннан – көн, ел артыннан ел үткән, гомер тәгәрмәче тир белән майланган күчәрдә әйләнгән дә әйләнгән. Ә күз диңгез суы күрергә, тән ком җылысы тоярга, җан тынычлыкка, гамьсезлеккә сусаган икән. Моңа төшенгәч, Харисның күңеле иркенәеп китте. Игеннәргә бик кирәкле яңгыр яуган чакта сөенгәндәге шикелле.

      – Төшендеңме инде? – диде ул хатынына.

      – Нәрсәсенә төшенәсең моның? Кеше иртүк чыккан да яткан. Иртәгә без дә шулай итәрбез – урынны алдан ук алып куярбыз.

      – Иртәгә генә түгел.

      – Әйе, көн саен. Иртүк уянырга безгә күнегәсе юк.

      – Бар, Асия. Иртәгә генә түгел, ел саен бер шушындый төшләрдә ял итәргә күнегәсе бар.

      – Ел саен? Акча каян төткәрермен дисең?

      – Анысы табылыр аның. Ә менә гомер дигәнең бердән гайре бүтән табылмас. Җәренгә тагын киләбез.

      – Нәфесең… Әле бусын башламаган – җәренгә. Ә путёвка? Колхозда әллә син генәме?

      – Минем ишеткән бар – ансыз да мөмкин. «Кыргый» булып.

      – Җитмәгән тагын. Без болай да кыргый. Бакчы, торабыз СКАЧАТЬ