Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 55

СКАЧАТЬ хәтерләтә. Биектә очкан эре кошларны бугай. Ә бәлки, түбәнтен очкан вак кошларныдыр? Әйе, соңгысын хәтерләтә. Август ахырындагы зур көтү булып укмашкан сыерчыклар җыенын. Ә мондый җыенны аның үз авылында гына күзәткәне бар.

      «Тагын авыл», – дип уйлады ул. Һәм хатынына ни әйтергә теләгәнен исенә төшерде: аның иртәдән бирле туган авылына кайтасы килгән икән.

      – Кайтыйк әле без, – диде ул, хатыны янына килеп.

      Хатыны сәгатенә карап алды.

      – Кызыныйк бераз, – диде ул. – Төшке ашка хәтле кырык… җиде минут бар ич әле.

      – Мин авылга дим.

      – Шулай кинәттәнме? – Хатыны торып утырды.

      – Кинәттән? Кинәттән кызыграк.

      – Дачаны карагач. Чүп баскандыр.

      – Ярый соң, дачаны утагач. Җиләк вареньесы кайнатабыз да…

      – Каен себеркесе әзерлисең дә бар әле. Соңармадың ук микән инде?

      – Яз соңарып килде. Җәе дә елдагыдан салкынчарак. Себеркенең нәкъ вакыты әле.

      – Авылга бүләкләр алып кайтырсың, – диде хатыны. – Төш- тән соң Гаграга барып кил. Көньяк бүләкләре тансык була ул.

      – Ә син?

      – Мин әйберләрне җыйныйм.

      – Бүләкләр түгел, күчтәнәчләр! – дип төзәтте ул, тавышын күтәреп. Аның хатынына ачуы чыкты. Ул иренең авылына кайтуны өнәп бетерми. Моны теле белән әйтмәсә дә, белгертергә җай таба белә. Ир аның үзе белән бергә күчтәнәчләр алышырга бармавын да шуннан күрде. – Нәрсә алсам да, бәйләнәсе түгел, аң бул! – диде ир.

      Төшке ашны ашаганнан соң, хатыны акча санап бирде.

      «Кызык, – дип уйлады ир, як-ягында кипарислар, эвкалиптлар үскән юлдан автобуста барганда. – Үзем эшләп тапкан акчаны миңа ике тапкыр санап бирәләр: бухгалтериядә һәм хатыным. Һәм өченче тапкыр – анысы кайткач – тагын хатыным санап ала. Хәер, моны мин үзем шулай теләдем. Тик, һәрбер матур теләк кебек үк, бу теләкнең дә асылында яткан мәгънәсе танымаслык булып ямьсезләнгән иде инде».

      – Ул акча синеке генә түгел, – дия иде хатыны, бу хакта сүз кузгалганда.

      «Анысы дөрес, – дигән нәтиҗәгә килде ул тагын бер тапкыр. – Ләкин мин үземнекен үзем урлый алмыйм ич инде. Чик куярга вакыт – санамыйча гына бирсен».

      Әмма ул моны шундук онытачагын, барысы да әүвәлгечә калачагын һәм моның үзе өчен уңайлырак икәнлеген дә бик яхшы белә иде.

      Ул, хатынын гаҗәпләндереп һәм кызын куандырып, кәрзин тулы конфет тотып кайтып керде.

      – Күчтәнәч, – диде ул, хатынының карашына җавап биреп. – Кечкенә чакта мин сары чәчле булганмын һәм баллы яратканмын.

      – Хәзер синең чәчең кара инде, ә баллы сиңа килешми, – диде хатыны.

      – Баллы миңа килешә, – диде кызлары. – Минем чәчем сары.

      Көлешеп алдылар.

      – Нигә конфет алдың? – дип сорады аннан хатыны.

      – Өйнең кайсы гына почмагына яшермәсеннәр, мин яше- реп куелган шикәр-конфетларны табып СКАЧАТЬ