Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 27

СКАЧАТЬ салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә, һаман каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкан сыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.

      4

      Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыра…

      – Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, – дип, шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…

      Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…

      – Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар, аларның балалары күпмени? – дип сорады Габдулла.

      – Юк, аларның кунаклары күп, улым! – дип җавап бирде Газизә апа һәм ни өчендер көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.

      – Килегез, килегез, безнең янда йөрегез, – дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. – Үзегезгә сарпин[16] яулыкмы дисез, улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!

      – Карале, карале, менә бу шәльяулыкны, – дип эләктереп алып китте икенчесе, – әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгыз[17], үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!

      Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…

      Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыра:

      – Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең![18]

      Ташкент сәүдәгәре, русчалы-үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:

      – Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка, свой огород, һай, падхади, наруд!

      Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралты сыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларына басып, ал якларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң ыштанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм, очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр…

      Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике СКАЧАТЬ



<p>16</p>

Сарпин (сарпинка) – шакмаклы яки буй-буй юка киҗе тукыма.

<p>17</p>

Нәгыз – яхшы, әйбәт.

<p>18</p>

Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин йөземнәрен алыгыз! Һай тәмле, кабып карагыз!