Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 26

СКАЧАТЬ кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармун тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташаяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.

      Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең моннан ерак түгел олы юл буйлап кешеләр авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән тукталганнар да: «Акчасыз бәхет өләшәләр икән», – дигәнне ишетеп, шушында йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең вакытлы гына икәнлеге күренеп тора һәм әйтерсең менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга котылгысыз рәвештә: «Йөкләрегез янына кайтыгыз!» – дип боерык бирергә тиеш. Яшьрәкләр, бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз иркенә тапшырылганнар да тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары белән үтелгән авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар, әледән-әле артларына карангалап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.

      Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташаякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы булган Ташаяк үзе нинди икән?

      Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.

      – Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм, – дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр.

      Ул, алардан ычкынып, чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:

      – Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…

      – Мөселманнар, Алла хакы өчен…

      – Ради Господа христа…

      – Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…

      Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты. Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, башына солдатның козырёксыз иске фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.

      Бәет 1878 елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче, һичшиксез, шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.

      Ул дәвам итте:

      Балкан тавы биек икән,

      Меналмыйча ардылар,

      Төрекләрнең биш каласын

      Сугыш белән алдылар.

      Балкан тавын мендек без,

      Дунай суын чыктык без,

      Алты кадак сохари белән

      Унике көн йөрдек без.

      Балкан тавын менгәчтин

      Хәйран калдык ташына,

      Ягъмур кебек ядрә ява

      Мескин солдат башына.

      Биек, биек каралты,

      Аның эче караңгы,

      Төрек белән сугышканда,

      Ике күзем кан алды.

      Балкан тавы башында

      Салкын чишмә бар икән,

      Төрекләрнең арасында

      Әгелчәннәр СКАЧАТЬ