Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 18

СКАЧАТЬ шулай үртәвеннән Тургай рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Борылып караса, әнисе басып тора.

      – Улым, алар белән нәрсә сөйләшәсең? – диде әнисе, аның янына чүгәләп.

      – Син кушканны.

      – Мин берни дә кушмадым бит.

      – Кушасың. Гел янымда син, әнием. Күренмисең генә. Алар бөтенесе дә сөйләшә. Агачлар да, чәчәкләр дә. Без ишетмибез генә.

      – Шулайдыр, улым, шулайдыр, – диде әнисе, елмаеп.

      Тургай йөгереп китмәкче булган иде, әнисе күтәрде дә алды. Аннары болдыр баскычына утыртты, үзе дә утырды. Тургайның аякларын сыпырды, кулларын, беләкләрен үпте. Әнисенең күзләре яшьләнде, тавышы да тонык булып чыкты:

      – Улым, әнә аякларың, кулларың сыдырылган, тезләрең бәрелеп күгәргән, кутырлаган. Алар бит әле бәләкәй, арыйлар. Нигә әзрәк ял итмисең? Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың.

      – Чакыралар бит…

      Әнисенең гаҗәпләнүдән күзләре түп-түгәрәк булды.

      – Кемнәр? – диде ул, тавышын күтәреп.

      – Бөтенесе дә, – диде Тургай. Аннары өстәп куйды: – Акбай, Баһадир, казлар, тавыклар… Алмагачлар, чияләр, чәчәкләр, тау, елга… Ашаганда да гел янәшәмдә алар. Кайчакта үзләрен кашык белән кабып та җиффәрәм! – Шулай дигәч, Тургай рәхәтләнеп көләргә тотынды. – Мин аларның барысын да сөйләштерәм әле. – Тургай кинәт сикереп торды, имән бармагын өскә күтәрде. – Әни, ишетәсеңме?

      – Ни бар?

      – Инеш буендагы таллар чакыра. Кичә бара алмаган идем. Үпкәләгән алар миңа!..

      Күз ачып йомган арада, Тургай урамга чыгып йөгерде. Әнисе аның артыннан чыкканда, Тургай инешкә төшүче тыкрыкның теге башында юк та булды…

      Алмагачның күз яшьләре

      Тургай дөмбер-дөмбер килгән тавышка уянып китте. Әллә әтисе өй түбәсенә менгәнме дисә, тышта җил котыра икән. Калай түбәгә гел бәргәләп тора ул. Аның яшьтәш алмагачының да ботаклары чаштыр-чоштыр тәрәзәгә ышкыла. Әниләре дә бакчада йөгерешеп йөриләр. Ни булды икән? Тургай киенеп тә тормастан чыгып йөгерде. Ишектән атлауга, җил үзенең салкын гәүдәсе белән аңа килеп сөрлекте, муенын, беләкләрен, тез башларын салкын теле белән ялмап алды. Бакчага йөгереп керсә, ни күрсен, юан алмагачның бер зур ботагы сынып төшкән. Сынган җире сөяк төсле ап-ак. Кубып калган көрән кайрысы агачның күз яшьләренә чыланган. Тургайның да күзләренә яшь килде. «И улым, туңасың бит», – дип, әнисе аны күтәреп алды.

      – Алмагачны кем сындырган?! – диде Тургай, чак-чак кына елап җибәрмичә.

      – Кем булсын? Җил инде, – диде әнисе. – Әнә бит ничек котыра!

      – Мин төшәм, төшәм, – диде Тургай, сабырсызланып.

      Аның күзләре сынган ботак янында маташучы әтисе белән, бабасында иде. Җиргә аяклары тию белән, шулар янына барды. Ул ни уйларга да белмәде, сулышы кысылды. Алмагач ботагы кызганыч булып, җирдә сузылып ята. Янына килгән саен, ул Тургайны СКАЧАТЬ