Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 8

СКАЧАТЬ ничек, Зөлфәт?

      – Әйбәт, Батырша абый.

      – Бик әйбәт түгел икән бит әле, Шамил чирләгән икән.

      – Әйе, анысы шулай.

      Мостафин миңа безнең мәктәпкә директор итеп билгеләнүен әйтүне кирәк санамады. Ә мин инде бу хәбәрне ишеткән идем.

      Яңа директорның Вахит авылындагы өен сүттек, машиналарга төяп, туган авылына алып кайттык, өмә ясап күтәреп тә бирдек. Калган эшен балта осталары төгәлләде.

      Эшләү тәҗрибәсе булган Батырша Мостафиевич байтак эш майтарды: Алан авылындагы урманчылар барагын сүтеп, авыл кибете янына алып кайтып кордык. Бүрәнәләр буталмасын өчен, билгеләү белән мәктәп хезмәткәре Шаһиев Кәримулла, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйлар шөгыльләнде. Бу дүрт бүлмәле баракның ике башына да тактадан янкорма эшләнде. Бер башында – малайлар, икенчесендә кызлар тора. Алар Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Якедән килеп укый, торакта яшиләр.

      Югары очка менүче урамга тагын бер барак күчерелде. Анда малайлар яши, ул да торак.

      Мостафин үзе рус теле һәм әдәбияты укытты, агитколлектив җитәкчесе. Математика укытучылары өчәү мәктәптә: хатыны Газизә Хаҗиповна, Сәвия Хәйровна, Шамил Нургалиевич. Әлбәттә, Нургалиев төп математик санала, чөнки физмат тәмамлаган, ә Газизә, Сәвия апалар педфак белеме белән, алар түбән сыйныфларда укыта. Дәресләр җитәрлек, параллель сыйныфлар күп. Сәвия белән Газизә гаилә дуслары, кунакка йөрешәләр.

      Шулай беркөнне Сәвияләрдә мунчага керә ике ахирәт, әйбәт кенә юыналар. Берничә тапкыр ахирәтенең аякларына күзе төшкән Хаҗиповнаның тормозы ычкына: «Кара, Сәвия, куш тез икәнсең бит син», – дип ычкындыра. Кара коелган Сәвия исә тәнендәге күбекне дә юып тормый, киенә дә чыгып китә…

      Бер ел сөйләшми ахирәте белән Сәвия Хәйровна. И өзгәләнә Хаҗиповна! Тегеңә дә, моңа да сөйләп офтана. Юк шул инде, телеңне тыярга кирәк иде. Бар күргән әйберне сөйләп йөрмиләр аны.

      Әнә бит Зәйтүнә Бакировна һәр кешегә сөйләп йөрмәде күргәнен. Кыска тәнәфес иде. Укытучылар бәдрәфенә томырылып килде дә ишеген каерып ачты гына: анда бар байлыгы белән ялтырап, тугарылган директор Мәхмүт Васыйлович утыра. Исәнләште Зәйтүнә җиренә җиткереп, сез нәрсә, әллә исәнләшмәгән дә дип уйлыйсызмы?! Һәм… Хаҗиповна кебек сөйләшеп тә йөрмәде…

      Иптәш Мостафинны иң кызыксындырган, йокыларын качырган кеше күрше авылда, 8 чакрымда, урман аша гына иде. Ул да булса, аның кебек үк Мамадыш педучилищесын бетергән, аның кебек үк рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган, буй белән дә, чибәрлек белән дә Батыршадан өстен булмаган Ирек Әһлиевич. Ярар, Батырша сары чәчле, сары кашлы, кызгылт чырайлы, сизелер-сизелмәс камыт аяклы булса, Ирек Әһлиевич тә шундый ук камыт аяклы тиңдәше иде, бары тик ул кара чәчле, кара кашлы.

      Үзеннән әйбәтрәк укытадыр дип тә уйламый Гыйлаҗетдиновны Батырша, ә шулай да бүгенгесе көндә Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов – районда гына түгел, Татарстанда танылган «Спартак» колхозының дан казанган рәисе, СКАЧАТЬ