Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 11

СКАЧАТЬ арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре ни тора! Елмаеп, сокланып карап кала чибәркәйләр.

      Йөк төяүче эше авыр, ләкин, кызлар яныннан менә шулай выжлап узу өчен, гомер буе грузчик булырга да риза Кирмән Башы егетләре!

      Сез, бәрәңге алган чакта, иң рәхәте Закирә апа пешергән ризыкны яшел чирәмгә кырын ятып, кул яссуы кадәр кара ипи белән сыпырту, шопырдатып чәй чөмерү дип уйлыйсыздыр? Дөрес анысы да! Яки йөк машинасына төялгән капчыкларга кырын ятып, бәрәңге чүпләүче кызлар яныннан чыжлатып узып китү дисезме? Бу да дөрес! Яки, бәрәңге алып бетергәннән соң, колхоз кассирының мәктәпкә килеп, йә үзең идарәгә барып, учлап хезмәт хакы алу, ди торгансыздыр. Монысы да хак!

      Аннан, Мәдәният йортында колхозның гомуми җыелышы барганда, 300 кешенең җылы карашын тоеп, якты елмаюына коенып, алкышлавына рухланып, сәхнәгә чыгып бүләк алганда, дисезме? Бик дөрес чамалыйсыз! Ләкин бу шушы хозурлыклар арасында хәтердә тирән уелып калганы – ул да булса, чиләк тутырып, учакка каплап, янына күмер өеп пешергән басу бәрәңгесе! Моннан да затлы ризык юк һәм… булмас та!

      Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә.

      Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә – бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы – нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм… калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш – яман.

      – Йә Хамисыч, нишлибез?

      – Кавис, ике чиләк белән пешерик, бүген бигрәк тә шәп эшләдегез. Колхоз рәисе Абрар Васыйлович та мактап китте үзегезне. Аннан кичә бер чиләк бәрәңге пешергән идең, азрак булды түгелме соң?

      – Абый, миңа гына аз калды бит ул!

      – Син дә кеше, сиңа да җитсен, ашаганнан соң артып та калсын, анысы кошларга булыр. Тагы да артса, күрше сыйныфларны кунакка дәшәрбез, алар синең кебек тәмле пешерә алмый бит.

      – Абый, бәрәңге тутырабыз, алайса.

      – Кавис, уртача зурлыктагы түп-түгәрәк бәрәңгеләрне җыеп бирсен кызлар. Алар бәрәңгенең рәтен белә. Чиләкләрне тутыргач әйтерсең, кичәге урында ягарбыз учакны, куркынычсыз, ышык урын, янәшәдә су СКАЧАТЬ