Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 10

СКАЧАТЬ Кайсы елны 200, 250 гектарга җитә. Бәрәңге алырга чыгарлык, төрле эштә йөрүче апалар күп түгел. Клубта, медпунктта, почтада, авыл Советында да эшләүчеләр берән-сәрән генә. Төп көч мәктәптә, билгеле. Оешкан коллектив. Дистәләгән укытучы, хезмәткәрләр, йөзләгән укучы бер әйтүгә чыга.

      Авылларның сау чагы. Яшьләр авылда. Параллель сыйныфлар күп. Норма, Кирмән Башы, Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Яке авылы балалары барысы да крәстиән хезмәтендә чыныгып үскән. Авыр физик хезмәттән азат ителгәннәр бәрәңге алырга чыкмый. Күзләрендә моңсулык.

      Иле белән кузгала мәктәп. Колхоз идарәсендә иртәнге 5 тә үткәрелгән нәрәдтә инде мәктәп директоры булган. Колхоз рәисе, бригадир, механик, агрономнар белән бәрәңге казыгычлар, балаларны басуга алып барасы машиналар, бәрәңге ташучы арбалы тракторлар турында да, ашату мәсьәләләрен дә сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Мәктәп пешекчеләре ашатачак. Абрар Васыйл улы Мәрданов колхозның хуҗалык мөдиренә: «Мәктәптә укыячак башлангычларны һәм 5 нчеләрне дә ашатырлык ризык бир, – дип боера. – Колхоз аннан гына бөлмәс тә, үлмәс тә. Бәрәңгене көннәр матур чакта алып, урнаштырып куйсак, чыгымнар бише белән капланачак. Аллага тапшырыйк. Техника куркынычсызлыгы журналына кул куйдырыгыз, берүк, берүк».

      Басуда бәрәңге алу – белем эстәүнең, бигрәк тә тәрбия бирүнең дәвамы ул. Мәктәптә, нигездә, белемең тикшерелсә, басуда исә, гомумән, кешелегең, кемлегең, бу Җир йөзендә фәлән ел яшәп, гаиләдә һәм мәктәбеңдә нәрсәгә өйрәнүең – барысы да сынала: эшләгәндә казыгыч артыннан җитешеп барасыңмы, капчыкка чиләгеңне тутырып саласыңмы? Чиләгең олымы, бәләкәйме, уртачамы? Аны сыйныф җитәкчең ничә килограммнан язарга тиеш була? Артта калган иптәшеңә булышасыңмы, чүпләгән бәрәңгене үзеңә яздырасыңмы, әллә иптәшеңәме?! Өеңнән чиләгеңә салып алып килгән ризыгыңны кача-поса үзең генә ашыйсыңмы, әллә чирәм өстенә җәелгән япма өстенә бөтенләй бушатасыңмы? Кызларда кәнфит, перәнник, печенье, алма булса, малайларда пешкән йомырка, тоз, әллә ничә телем ипи, кыяр, помидор, хәтта суган да күренә. «Фу» дип борын җыера кызлар, суган күргәч.

      Хамистан берсе дә уздыра алмый малайларның. Суганны авызына капкач та чәйнәмичә тора малай, берзаман кетер-кетер ашый башлый, аннан соң гына ипи каба. Чырайларын сытып карап торган кызларга борыла да Хамис: «Бүген ашасам да була, Фирдәүсә укуда», – дип җибәрә.

      Алар күршесендә яшәүче Наилә чишә серне: «Әй, абыйсы Наилнең сүзләрен кабатлый, абыйсы Фирдәүсә апа белән йөри бит». – «Нәрсә, кызлар янына барганда, суган ашарга ярамыймыни?» – дип, сүзгә кушыла Фәргать.

      «Кәҗә тәкәсе янында басып торамыни сиңа кызлар?! Алардан бит хушбуй исе килә. Әнә безнең апа, вечерга чыгар алдыннан, ничек кенә бизәнә-ясана әле», – дигән җавап яңгырый аңа.

      Бер сәгать эшләп алгач, әндри әбәде вакытында сөйләшкән сүзләр бу.

      Бәрәңге казыгычтан яп-якты бәрәңге ява. Басу озын, чакрым гына түгел. Җирне укытучылары адымлап бүлгән. Ике кеше арасында чик буенча аңлашылмаучанлык чыккалый. Зөлфәт абыйлары тагын адымлый. Җир тигез булырга тиеш. Кимесә, чүпләгән бәрәңгең аз була, акчаны аз аласың, СКАЧАТЬ