Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 5

СКАЧАТЬ китапханәсе, буфет, ашханә дә булды, кечкенә ягында колхозчы Хәлимә апа да яшәде.

      Алга китеп, шуны да әйтик: авыл җирлеге башлыгы ниндидер хезмәтләре өчен бинаны бер төзелеш бригадасына бүләк иткән. Ә тегеләр ике-өч көн эчендә түшәм-сайгак, бүрәнәләрен, өрлекләрен утынга өләшеп бәйрәм иткәннәр. Төзәтсәң, рәтләсәң, түбәсен алыштырсаң, авыл музее оештырырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре белән күз карашын җәлеп итәрлек тарихи йорт иде ләбаса. Кемгә төшәр икән Сәгыйдә абыстай рәнҗеше?! Ә төшәсенә бер дә шикләнми Зөлфәт!..

      Чакырылган кунаклар җыелгач, мәктәп капкалары шыгырдап ачыла. Мәктәпнең икенче катына менүче агач баскычка кадәр утыз адымлап бардыр. Сукмакка, юлга ярты метр калынлыкта яфрак җәелгән. Кунаклар, шаккатып, яфрак келәменә басарга кыймыйча торгач, мәктәп директоры Батырша Мостафиевич үзе ырып-ерып керә һәм хөрмәтле кунакларны ике куллап алга дәшә.

      Кунакларны затлы ризыклар, эчемлекләр, җанны эретүче сүз белән дә хөрмәтләп була. Ә менә табигый яфрак келәме аша уздыру гомер күрелмәгән олылау иде! Әле бит тирә-юньдә тиңе булмаган гармунчы, ике күзе тумыштан дөм сукыр, ике аягы да аксак, пар култык таягы белән һәр көнне мәктәпкә эшкә йөрүче, бер адым да ялгышмыйча, мәктәпнең кече капкасыннан кереп, икенче катка күтәрелеп, «Исәннәрмесез!» дип сәлам бирүче Зөфәр Салих улы Закиров тальянда Кирмән Башы көен уйный. Ике яклап тезелгән, мәктәп формасы кигән, дөньяны яктыртучы чибәр кызлар-егетләр җырлап тора:

      Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

      Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

      «Гади генә тормышны да ничек балкыта белә бу укытучы халкы! – дип гаҗәпләнә күршедә генә гомер итүче агроном Хөсәен Хәбибуллин. – Бернәрсә сиздермәделәр бит». Баскыч култыксалары төрле төстәге яфрак, миләш, балан тәлгәшләре уралган ямьле сукмакка әйләнгән. «Моннан бер тапкыр узган кеше бу тамашаны гомере буе оныта алмаячак. Бу мәктәптән бер генә начар укучы да чыкмаячак икән, – дип уйлап бара колхоз рәисе Абрар Васыйл улы Мәрданов. – Хатыны укытучы, ә абыйсы шушы мәктәпнең завхозы, көнгә ничә тапкыр очрашалар. Берсе дә бу хикмәт турында ләм-мим. Әсирлеккә эләккән партизаннар кебек. Шулай булмыйча соң, колхозыбызның исеме дә «Кызыл Партизан» бит. Их, булдырганнар, их, молодцы!»

      Авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы авызын гел җыеп ала алмый. «Үләм! Үләм!» – дип кенә бот чәбәкли иде. Идәндә бер кәгазь кисәге табылса да, барысы да ах-вах килә торган мәктәп коридорында халык бүген көзге гүзәл урманда йөри. Яфрак, җимеш, башаклар белән бизәлгән стенгазеталар үзенә чакырып тора. Һәр сыйныф бүлмәсенең ишеге ачык, өстәл өсләрендә көзге уңыш балкый. Алма, карлыган, крыжовник, гөмбә, миләш, балан, чикләвек, кыяр, кишер, помидор, кабак, башы белән куелган көнбагыш дисеңме, затлы чөгендер катыгы авыздан сулар китерә. «Әти-әниләр кулы да уйнаган», – дип елмая агроном Миннехамис Мөхәммәди улы Вәлиев, югыйсә дучмак, кыстыбый, бөккән, дәвешләмә, төш, бәлешләр пәйда булыр СКАЧАТЬ