Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 6

СКАЧАТЬ тәрбиячеләр, әти-әниләр, хезмәткәрләр тырыш, шулар хезмәте. Иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә төшкәч, мәктәпне караштырып чыктым, бер җиргә дә Уңыш бәйрәменең шаукымы тимәгән иде әле. Нәрәдтә бер сәгать булдым, өйгә кайтып, мал тәрбияләп, юынып, ашап-эчеп төшсәм, бөтен җир кыштыр-мыштыр, Каф тау артыннан юньле җеннәр килеп тамаша ясаган.

      – Рәхмәт, – диде Абрар Васыйлович. – Искиткеч! Яңа елга гына түгел, язгы чәчүгә кадәр көч-дәрт бирергә җитә безгә бу!

Математик язмышы

      Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищесында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар әзерләгән һәм уздырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзеңә, хәрәкәтеңә, киемеңә, тавыш тирбәнешеңә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң, машина моторын сүткән кебек, дәресеңне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр.

      Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 25–30 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза, шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресеңдәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдынгы методиканы да күрсәтергә тиеш.

      Гаҗәп тә көчле уку йорты иде Мамадыш педучилищесы. Анда гаять көчле укытучылар әзерләнде. Бу уку йортын ябу – Мамадышның олы фаҗигасе. Аның артыннан Казан кешеләрен дә шаккатырырлык шәһәр музее ябылды. Экспонатлар таралды, бу да фаҗига иде.

      Менә шушы педучилищеның сират күперен кичкән, аннан соң Алабуга институтының физмат бүлегендә белем алган Шамил Нургали улы дәрес бирә. Мәсьәләләр, мисаллар чишәләр, тизлек югары, дәрестәге эшләр беткән. Менә шунда башлана да инде.

      – Сөнгатов Хәлим, такта янына чык!

      – Минме, абый? – дип торып баса Сөнгатов. Класс шаулап көлә. Юк, укытучы ачуланмый, бу бит көнаралаш кабатлана.

      – Юк, син түгел, Хәлим, Пифагор чыксын, – дип, тагын да күңеллелек өсти Нургалиевич. – Яз тактага.

      Хәлим укытучы әйткәнне акбур белән яза.

      – Сез бу мисалны әле генә чиштегез. Ләкин, хөрмәтле математикларым, бу мисалны чишүнең тагын әллә ничә төрле юлы бар. Эзләгез сез дә, Хәлим дә. Миндә «5»леләр бер капчык, «4»леләр ике капчык. «3»леләр, «2»леләр бөтенләй юк, бигрәк тә Хәлим Тәхиятуллович өчен, чөнки аның бүген туган көне, әйдә, алкышлыйк әле шуны.

      – Абый, минме?! – ди борын очы тирләп чыккан Хәлим. – Мин бит аны үзем дә онытканмын, кая анда әни белән әти, ни Ләйлә, ни Наилә, ни Зөлфия котламады.

      – Йә, әйдә, Хәлим Тәхиятуллович, мисалга тотын, бер батырлык эшлә әле туган көнеңдә. Төрле чишелешләрен тапсаң, менә бу ручканы күрәсеңме? Синеке! Туган көн бүләге булыр.

      Шамил абыйсының тәмәке исе сеңгән авторучкасын учлап, кош тоткандай сөенеп кайтканда әйтте ди Хәлим: «Мин Шамил абый кебек укытучы була алмам, тракторчы булырмын, ләкин СКАЧАТЬ