Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 7

СКАЧАТЬ ни спорт ярышларында, ни колхоз басуында эшләгәндә, карт-корыларга, фермаларга шефлык иткәндә дә, гел артта булды аның сыйныфы.

      Укытучы буларак, тәрбия эше, үз өстендә эшләү планнарын да кем вакытында тапшырмаган дисәң, Нургалиев булыр иде. Укучыларының тикшерелмәгән дәфтәрләре дә тау-тау өелде. Ул аларны укучысы Илсур Газизовтан тикшертте.

      Ә менә завуч, бигрәк тә директор булгач, үзе башкармаган мондый эшләрне бугаздан буып таләп итә башлады. Кабинетка чакырулар, анда кырыс сөйләшүләр ешайды. Педсоветлар өчәр-дүртәр сәгатькә сузылды. Яңа хуҗа анда укытучыларның юылмаган гамашларына кадәр барып җитте.

      Педсоветтан беренче булып директор чыгып китте, аның артыннан Габделхәй Васыйлович, чөнки ул да тәмәкече, озак тартмыйча торгач, бик тилмергән иде. Ул бүлмәдән бүселеп килеп чыккан хатын-кызларга:

      – Тагын бер эшегез артты, юасыз инде революциягә кадәр кигән гамашларыгызны, – дип авыз ерды.

      – Син дә чирле кеше сүзен сөйләп торма әле, – дип ысылдады тарих укытучысы Фәүзия Фәезовна. Ул, чыннан да, хаклы булган икән.

      Директор укытучыларның яшәү шартларын, шәхси китапханәләрен тикшерә. Кичке тугызларда, уннарда өеңә килеп керә. Зөлфәтләргә төнге унбердә керде. Авыл инде күптән ял итә, бары дәрескә әзерләнүче укытучылар гына йокламый.

      Әнисе чәй куйды, малаеның хуҗасы кунакка кергән бит. Маен, катыгын, турасын өстәлгә тезде. Дык итеп, шешә чыгарып утыртты директор. Үзе салды, үзе эчте. Спорт белән шөгыльләнгән күршесенең эчмәгәнен белә, шуңа кыстамый да. Сүз элекке Мамадыш педучилищесы бинасында урнашкан 2 нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, хәзер Казан дәүләт университетының физика факультетында укучы энесе Илсур турында барды.

      – Анда да гел «5»кә укый икән минем шәкерт, – дип, горурланып куйды Нургалиев. – Син өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? Хөснурый апага авыр бит.

      – Университетны бетергәч, Шамил абый. Ә Бикә апага җиңелме?

      – Кая җиңел булсын инде?! Мин бит хәерчелек корбаны. Әти сугышта һәлак булды. Өч малай калдык ятим. Мин олысы. Әни гади колхозчы, таякка эшләп йөрде. Ачлык, ялангачлык. Мин 1935 елгы дип язылган, дөресе 1934 елгыдыр, мөгаен. Камил – 36, Шәмгун да Фин сугышына кадәр туган малай. Сугыш чорында көчкә исән калдык бит. Әле сугыштан соң тагын да авыррак иде. Үсә башладык, организм сорый, ашарга юк. Ә налоглар. Әтиең Шәкүр абый Мамадыш РайФОсының финагенты иде. Айның билгеле бер көнендә килеп керә өйгә. Әни көне буе тагын түләп булмый инде дип кайгыра, әрле-бирле йөри.

      Менә, ниһаять, Шәкүр абый килеп керә. Керми хәле юк. Обязан. Сталин вакыты бит. Әни белән икесе офтанып сөйләшеп утыралар. Ә без өч малай, нәрсәне алып чыгып китәр дип дер калтырап, сәкедә ятабыз.

      Алып чыгып китми Шәкүр абый. Әйтә: «Ярар, Бикә апа, тапкан ризыгыңны малайларыңа ашат, алар – сугыш ятимнәре. Ә мин белермен кемнән алырга икәнен». Күзләреннән яшь агызып озатып кала әни Шәкүр абыйны, рәхмәтләр укый. Аннан безгә, йә Алла, дия-дия чәй эчертә. Менә, Хөснурый СКАЧАТЬ