Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 26

СКАЧАТЬ Хәдичә, Мөслимә апалар капканы яба калды. Тәрәзәгә ябырылган укытучылар, укучылар җиңел сулыш алды, чөнки директор 2–3 көн эш артыннан йөреячәк иде.

      Капкадан чыгып, сулга борылу уңайлырак булса да, чөнки андагы юл турырак һәм аулаграк, Васыйлның аннан китү хокукы юк! Ул авылның иң шәп йортлы, иң шәп юллы, иң шәп «тамашачылар» яши торган урамнарыннан юыртырга тиеш. Директор ак күлмәктән, галстуктан, шәп пәлтәдән, затлы кәчтүмнән. Чана түренә җәелгән толып эчендә солтан тәхетендә утырган сыман бара! Уңга борылмый, сулга борылмый. Белеп бара, халык – тәрәзәдә, кайбер сабырсыз апалар, капка төбенә чыгып, кул болгый. Директорның керфеге дә селкенми. Ә йөзендә зур канәгатьлек! Тантана!

      Менә Әхмәт бай өе дә, авыл Советы рәисе Гыймазов Вагыйзь йорты да артка йөгерде. Таудан төшеп, күперне шаулатып, Аргы якка керделәр. Тау буенда Куян Сәхиләре, Хәсәнов Вәккас, Шакирҗанов Гаяз, Сәетов Таһир өйләре, ә уң яклап Зыятдинов Мәганәви, Фазылов Миргазиз, Хөснетдинов Әгъзәметдин, Чираев Исмәгыйль, Насыйбуллин Сөнгатулла, Газизов Каюм, Шәмсетдинов Хаҗи, Сабирҗанова Шәмсеямал, Мәрфуга апа һәм Сафин Хуҗи өйләре дә артта калды. Таудан төшеп, инеш кичеп, итәгендә киндер фабрикасы урыны шәйләнгән Урыс юлы тавына күтәрелә башладылар. Васыйл янәшә теркелди.

      Тау башына менеп җитүгә, атны туктатты Мөнип Мәгъсүмов.

      – Бер күз салыйк әле, Васыйл абый, Кирмән Башына да, Нормасына да. Теге сөргеннән качып кайткан, туган авылына ут төрткән Күчи Кашабы исән микән, Васыйл абый?

      – Исән, диләр. Сугыштан соң яңгырлы төндә кайткан да бер чынаяк чәй дә эчмичә китеп барган. Тау башындагы Ризван каеннарын кочып үксегән, диләр. Чөнки ике кара-каршы йортлы урамнарга ут төрткәч, Ризван каеннары яныннан качып барганда: «Куырылыгыз, колхоз этләре!» – дип кычкырган. Ике урам, 168 хуҗалык көлгә әйләнгән.

      – Хәзер дә зур әле Кирмән Башы. Әйдә, кузгалыйк.

      Саурыш елгасын кичтеләр, урман почмагыннан Арташка юнәлделәр. Юл зират янындагы тирән чокыр аша үтә. Басудан өермә ясап килгән җил, чокырга җитүгә, карларыннан арына да юлчыларны җемелдәвек ярмага коендыра. Кояш нурлары белән кисешеп, гүзәл манзара тудыра.

      Арташ морҗаларыннан төтен чыга. Тормыш дәвам итә. Морҗадан төтен чыкса, өмет бар.

      Арташ урманының сөйкемле юлы Демьян авылына алып чыкты. Монда да кирмәнбашлары яши: Фатыйх белән Хәнифә.

      Юл 10 чакрымлы Озын басуга ялганды. Монда һәрвакыт көчле җил, Нократтан, Чулман буйларыннан тизләнеп килә дә юлаучыларны очыртып алып китмәкче була. Очыртмый торсын әле. Алар ике ир-ат, икесенә өч аяк, ике култык таягы, атна буе затлы тәрбиядә торган юньле ат.

      Шушы Озын басуга чыккач, Мөнип хатирәләргә бирелә. Васыйл абыйсы да бер сүз дәшми, чөнки белә: директор аны ишетмәячәк, йә чыраена ризасызлык чыгарып, кашын җыерачак. Әйдә, уйлансын, бушансын. Бер аяк, ике култык таягы белән таза-сау ирләрдән күбрәк эшли, гаҗәп тынгысыз бәндә. Җитмәсә, бик таза да, бу килеш тә центнер гына түгел әле ул, ә сугышка кадәр СКАЧАТЬ