Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 23

СКАЧАТЬ икенче урамда, ике генә атлыйсың да кечкенә капкадан мәктәпнең спорт мәйданына керәсең. Монда юан имән баганадан ясалган «п» хәрефе сыман корылма бар. Аның янына турник баганасы утыртылган. Ә биек өлешенә юан бау асылган, алдыртып менә торган шома колга беркетелгән. Волейбол мәйданчыгы аша үтәсең, сул якта озынлыкка сикергәндә очып төшә торган комлы чокыр, йөгерү юллары күренде. Ял итә корылмалар, каникул бит.

      Мәхмүт Васыйл улы бик ачылып каршы алды. Сизенде Зөлфәт, ниндидер бер хикмәтле эш бардыр.

      – Йә, хәлләр ничек, Зөлфәт? Әниең ни хәлдә? Энекәшең?

      – Әни, авыл Советыннан эшен ташлап төшкәннән соң, өйдә кыймылдый. Энекәш Петропавловск-Камчатский шәһәренә студотряд белән киткән иде, әле хаты юк. Үзем койма тотам.

      – Алай икән. Мин сиңа бик тә җаваплы эш кушмакчы идем. Нишләрбез икән? Теге әниеңне эштән чыгарган председатель мәктәпкә машина бирми, Алла каргаган. Егерме көннән яңа уку елы башлана, ә парта, өстәлләр буялмаган, яшел буяу алып кайтасы бар. Ә ул Мамадышта юк, Алабугада бар икән, белештем. Беренчедән, үзем чыгып китә алмыйм, Вафин райкомга әләкли, икенчедән, Мамадыш авторотасының өч машинасы Казаннан кайтышлый безгә керер дә, мәктәпкә өчәр-дүртәр юл утын кайтарырбыз дигән идек. Завхоз да, үзем дә шунда кирәк. Мин сиңа акчадан һәм буяу банкалары тутырырлык буш капчыктан башка берни бирә алмыйм.

      Кызганыч иде директорның кыяфәте. Әле әти-әнисенең гаилә дуслары булганнар. Аның кызы белән Зөлфәт бер-берсенең колакларын тешләгәннәр, алга таба гомергә бергә булырлар, янәсе.

      – Ярар, Мәхмүт абый, акча белән капчыкны бирегез дә, үземнең парталар да ала-тилә булып беткән.

      – Тырыш инде, Зөлфәт, үзем дә бик читенсенеп кенә кушам. Чамала, мәктәпкә буяу никадәр күбрәк булса, шулкадәр шәп. Син үзеңне уйла, күтәреп тә йөрергә туры киләчәк. Хәерле юл.

      – Рәхмәт, Мәхмүт абый.

      Әле сәгать иртәнге 8 генә. Төшеп чәй эчте. 20 сумга сатып алган кәчтүмен эләктерде. Кесәгә паспортын тыкты, башына киде.

      Чегән тавыннан йөгереп төшеп, Кирмән инешен сикереп чыкты, Каршы тауга үрмәләде. Җиләкләр кипкән, шулай да берничә җир җиләген өзеп капты. Быел ел килеште үсемлекләргә: ул бәрәңгеләрне кара син: үзе юан сабаклы, үзе ямь-яшел яфраклы. Тау битендәге печән дә биек, куе, ә бит югыйсә мал-туар ишле, гел кыркып тора. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, көннәрнең гаҗәп тә җылы торуы үләннәрне, куакларны, агачларны да тиз үстерә. Менә бу әрекмәнне генә кара син, яфрагын хатын-кызның баш яулыгы итеп ябынырга була. Җиләкләр эре, сусыл.

      Зөлфәт кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның бер үзгәрмәүчән гадәте бар. Ничек кенә ашыкмасын, аңа тау түбәсендә туктап, туган авылы Кирмән Башына күз ташлап алырга кирәк. Бу – йөзләрчә, меңнәрчә кабатланган вакыйга. Кечкенәдән шулай. Чаңгы, чана шуасыңмы, Каршы тауданмы, Урыс юлыннанмы, Ризван каеннары яныннанмы, Күҗәкәдән, Аргы яктанмы – ирексездән аны нидер туктата, хәрәкәтсез калдыра. Тау астында калганнар кычкыра: «Әйдә, эз сал, аннан, син егылмасаң, без дә чамаларбыз». Ә Зөлфәт аларны әллә ишетә, әллә юк. Бу – җандагы канун.

      Гасырларны СКАЧАТЬ