Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 27

СКАЧАТЬ салынды. Әле су эчерергә ярамый, аягына су төшәргә мөмкин. Васыйл гына түгел, Мөнип тә моны белә. Фатир хуҗасына авыл күчтәнәчләрен тапшырды, эреп китте хуҗалар. Чөкердәшеп чәй эчтеләр, Мөнип табын түренә Васыйл абыйсын утыртты, аның ай-ваена карамады. «Кирмән Башында мондый кеше берәү генә, аннан минем икенче аягым да ул», – дип, шаулап көлде.

      Рәхәт иде үз ишләрең белән утыру. Хуҗа да – фронтовик, яшәүнең кадерен белгән кеше. Сөйләшүе дә төгәл, кыска, мәгънәле иде.

      Атны тәрбияләп, яңадан җигеп чыгып киттеләр. Мәктәп кирәгенең бетәсе юк икән: кирпеч, кадак, керосин, акбур, пыяла, такта, бүрәнә, утын, уку әсбаплары, дәреслекләр һәм башкалар.

      Юклык еллар иде. Ләкин һәркайда мәктәп мохтаҗлыгын аңлау сизелә. Бигрәк тә ике култык таяклы, бер аяклы фронтовик идән сайгакларын шыгырдатып килеп кергәч, җанлану арта. Мөнипне аерым игътибар белән тыңлыйлар. Ул бирүченең бугазыннан алмый. «Менә шулай бит әле эшләр, иптәш Астыраханов, ни хәлләр итәрбез икән? – дип сөзәкли. – Бөтен Кирмән Башы Сезне үзебезнең кеше, ди. Астыраханов булышмыйча калмас, өмет бар, ди. Әле финагент Шәкүр Газизов Сезгә сәлам әйтте, иртәгә киләм, өйдә була микән, дип белешергә кушты», – дип юмалагач, мәрхәмәтле оешманың мәрхәмәтле кешесе яныннан чыкканда, Мөнип Мәгъсүмовның кулында бик тә мәрхәмәтле кәгазьләр була. Ул кергән чакта, усал, кырыс шыгырдаган сайгаклар да тавыш чыгармый. Таяк белән түгел, канат белән чыга директор.

      Чана түренә – печән арасына эреле-ваклы тартмалар оялый: акбурдыр, кадактыр, китаптыр…

      Утынны, бүрәнәне, кирпечне, пыяланы, башка кирәк-яракны каян аласы, кайчан аласы, нәрсә белән аласыларны оештырып йөреп, көндезге аш та онытылган, эңгер-меңгер төшкән, өйләрдә ут алганнар.

      Эт булып арысалар да, бик шат иде Мөнип белән Васыйл. Котаячак, Алла боерса, мәктәпләре. Шактый нәрсә эләктерделәр. Исән-имин алып кайтасы, эшләтәсе, укучыларга, укытучыларга эш шартларын яхшыртасы иде.

      Кибеткә дә сугылдылар. Фронттагыча булсын дип, ризык салынган тартмага бер-ике шешә дә оялады.

      Хуҗалар балкып каршы алды, өйгә аш исе таралды. Балыкчы Мирзаян абыйның табасында балыклар чыжлады. Мирзаян да Кирмән Башыннан. Ул – Ризван карт улы. Авыл каршындагы тау башында өч каен бар. Әтисе белән утырткан каеннар. Шуңа күрә аларны Ризван каеннары дип әйтәләр дә. Ризван картның йорты да тау башында булган.

      Утырып та күрсәттеләр инде! Гармун да чыңлады, татар халык көйләре, фронт җырлары дисеңме, берсе дә калмады. Мирзаянның да Мөнипнең дә күзләре мөлдерәмә тула, ләкин кабат кая китә ул мөлдерәмәләр, күзләреннән яшь чыкмый. Сугыш аларны елау бәхетеннән дә мәхрүм иткән, ахрысы.

      Мирзаян почмыякка7 чыга, үзе юнып ясаган, каеш белән биленә беркеткән агач аяк белән тукылдап атлый, әле гөмбә, әле балык, әле ипи чыгара, кайнар шулпа өсти.

      Мирзаян Васыйл абыйсыннан бар туганнарын сорашып бетерде.

      – Хөҗҗәтуллин Мөхлис ничек яши? Фәрхуллина Шәмсурый, Хөснурый, Сөнгатулла, Ләйлибәдәр, Хәдичәләр исән-саумы? Ярар, сәлам әйтерсең, СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Почмыяк, почмак як, почмак (диал.) – авыл өйләрендә мич торган, такта белән бүлеп алынган урын, кухня.