Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 24

СКАЧАТЬ Халык, ашыгып-кабаланып, автобустан төште, капчыктагы берничә банканы бәреп төшерделәр. Зөлфәт капчыкны таш мәйданчыкка төшереп куйды да күтәреп китте генә, җилкәсендә юешлек тоеп, йөген вокзал алдындагы утыргычка төшерсә – күрде: бер банканың капкачы ачылган, буявы агып, бүтән банкаларны буяган, капчык аша кәчтүмгә сеңгән, күлмәкне пычраткан, чалбарга да өлеш чыккан. Киосктан газеталар алып сөрткән-чистарткан кебек итсә дә кеше күзенә чалына торган яшел төсне тиз генә чистартып булмый икән, бу инде чирәмгә тезләнгәч чалбарда калган үлән төсе генә түгел. Буяу сыйфатлы һәм искиткеч җете төстә иде. Ләкин бу Зөлфәткә куаныч китермәде.

      Кассадан билет алып, ярый әле бар иде, утырып китте. Әле аңа кадәр банка капкачларын тикшереп чыкты. Яңа агызылган буяу, калай капкачлар ябышып катмаган, теләсә кайсы секундта ачылып китәргә мөмкин! Йа Алла, тагын нәрсәләр күрәсе бардыр?!

      Паром җайлы туры килде. Мамадыш үзебезнеке инде, хәзер өйдә, дип сөенсә дә, әле күрәчәкләр алда иде.

      Дөрес, ул бу шәһәрдә өч ел укыды, яшәде, күп җирен белә. Дөньяда шушы шәһәрне генә башкала дип саный. Пузанка тавында күп тапкыр булганы, Чулман белән Нократ кушылган Сукүл тарафына, аның янәшәсендәге Гәрәйхан авылына күзеннән яшь чыкканчы карап торганы бар. Бөек тарих ята алдыңда, егет, дип, үзен искәрткәне дә бар. Юкка гына Пузанка тавы дип атамаган бит инде аны бабайлар: күз яше, кан агызучы тау дигән сүз. Ә бит бабайлар бик тә акыллы булганнар, Аллаһ әмере белән яшәгәч, зыялы, белемле һәм дини булган татар халкы.

      Бу Мәмәдиш картның авыл өчен урын сайлавыннан ук аңлашыла. Мамадыш төньяк җилләреннән Пузанка тавы белән ныклап ышыкланган, сипләнгән. Табигатьнең изге Кояшы җылыткан, шифалы яңгырлар сугарган мәрхәмәтле Җир-ананың уч төпләренә күкләрдән очып төшкән ак күгәрчен ул Мамадыш. Күрегез сез аның Нократка су керергә йөгерүче каеннарын, зәңгәр күккә сузылган, чишмә булып агучы тауларын. Фонтаннарыннан җыр, моң, якты нур чөюче яр буйларын! Нократ аръягында дистәләрчә күлләре белән ялтыраучы, култыклар белән чигелгән гүзәл болыннарын! Шушы болыннарны тиешенчә файдаланса адәм баласы, меңләгән-меңләгән мал-туарга җитәрлек хуш исле печән дәрьясы бит бу!

      Болыннарның киңлеге 2–5 чакрым. Белә Зөлфәт: ничәмә-ничә тапкыр чаңгы ярышына барганы бар шул болыннар аша. Бу – шигърият!

      Ә менә проза бар бит әле. Автовокзалдан шәһәрдә йөрүче автобуска утырып, Чура Тау авылына төште. Тагын бер банка мәтәлеп эшне бозды. Тагын капчык буялды, киемнәргә дә өлеш чыкты. Сөрткәләде, ышкыды, чистарынды егет, ләкин чистарынган саен буяла гына барды. Саркый да килеп чыга буяу.

      Йөк машинасы тартмасына утырып кайтты да Иске Завод турында төшеп калды. Ике аккан банканы тотып атса да ярар иде дә, гамәлдән чыгарганда, акт язарга кирәк булыр дип, бу уеннан баш тартты. Инде буласы булган, буявы сеңгән.

      Әле якты. Алты чакрым тәпилисе бар. Йөк ике поттан артык. Чыда, Зөлфәт! Чыдасын банкалар каезлаган җилкәң! Урман борылышындагы машка5 кадәр өч тапкыр туктап ял итте. Биегрәк СКАЧАТЬ



<p>5</p>

Маш (тарихи) – манара кебек корылма.