Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 25

СКАЧАТЬ буяуга манчылган хәлсез улына өзгәләнеп карап торган әнисенә елмайгалап куйган Зөлфәт, 2–3 чокыр җылымса чәй эчкәннән соң, урынга ауды. Туган авылының шифалы төне алар өенә дә ефәк юрганын япты, күктә Изге аен кабызды.

      Бу егет бүген зур батырлык, саваплы гамәл кылды. Күпме парта гаҗәп тә матур яшел төскә буялачак, аларга берсеннән-берсе тәртипле, әле беренче тапкыр укырга килгән сабыйлар, аның авылдашлары утырачак. Кием табылыр, җилкә төзәлер. Мондый сынау үтү дә кирәк ир-атка. Йокласын бу егет, ял итсен…

Тормыш дәвам итә

      Мамадыш өязендә совет власте урнашкач, байларга, хәлле кешеләргә көн бетте. Исмәгыйль байның да таш йорты, келәтләре, ат сарайлары, башка каралты-курасы тартып алынды.

      1918 елдан башлангыч уку йорты булган Кирмән Башы мәктәбе укучылары Васыйл мулла мәчетендә, Югары зират мәхәлләсе мәчетендә, Югары оч күпере янындагы мәчеттә, Түбән оч мәчетендә, Әхмәт бай өендә белем алдылар. Укучылар күп иде шул. Заманында 33 саланы канат астына җыйган олыс үзәге булган бу авылда 3 мең чамасы халык яшәгән.

      Беренче уку елы башланып, ике ай гына үткән иде, мәктәп зур фаҗига кичерде. Мамадыштан Кирмән Башына укытучы итеп җибәрелгән Баязитов үтерелде.

      Авыл Советының кара айгыры белән туган авылына ялга кайтырга чыккан укытучыны Урманчы авылында имәнгә асылган килеш тапканнар, ә айгыр юкка чыккан.

      Баязитов абыйсы укыткан Әгъзәм Хөснетдинов гомер буе сөйләде:

      «Әти белән ак он тегермәненә төшәбез, чанада икмәк тулы капчыклар. Без биш авылдаш биш атта барабыз. Урманчыга җитсәк, авылны милиция чолгап алган. Һәр кешене үзләре белән алып китәләр дә бер мунча ишегалдында яткан кешене күрсәтәләр. «Таныйсызмы, бу кем?» – дип сорыйлар. Өлкәннәр авыз ачканчы, мин: «Укытучы абыем!» – дип кычкырдым һәм елап та җибәрдем. Миңа 10 яшь иде. Әрәм булды Баязитов абый, бик әйбәт укытучы иде, урыны җәннәттә булсын».

      Кирмәнбашлары үзләренә белем биргән Ясәвиев абыйларын һәм аның хатыны Әлфинур апаны, аннан 1935 елда мәктәп җидееллыкка әйләнгәч укыткан Смирнов абыйны, аның улы Иванны (соңрак Иван да кайдадыр мәктәп директоры булды, аны армиягә алмадылар, күзе зәгыйфь иде) бик яхшы хәтерлиләр. Смирнов абыйдан соң мәктәпне Хаҗип абый Хисамов җитәкләде һәм Бөек Ватан сугышына да Кирмән Башыннан китте. Без аның исемен дә 30–40 елдан соң гына белдек, чөнки аңа халык «Хисамов абый» дип дәшә иде.

      Сугышка ирләр китеп беткәч, мәктәп Понкина апа кулына күчте. Ул елларны әйтмә дә, сөйләмә дә инде син, күрде халык. Футбол тубы кебек типкәләде инде ачлыгы да, авыр эше дә, ачы суыгы да, кара кайгысы да.

      Хөкүмәт шул чорда да мәктәпне онытмады: балаларны ашатты, укытучыларга паёк бирде. Менә ни өчен зур иде авторитеты хөкүмәтнең, властьның. Сугышның соңгы елларында укытучыларны фронттан мәктәпләргә укытырга кайтардылар, уйлап кара син! Менә ни өчен укытучыларның абруе тагын да артты.

      Менә берзаман мәктәпкә Мәгъсүмов Мөнип абыйны китерделәр. Фронтовик. Бер аягы бот төбеннән өзелгән. Ике култык таягы белән йөри, СКАЧАТЬ