Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 21

СКАЧАТЬ усак үсентеләрен, куак төпләрен кырып. Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан Габделбәр абыйсы белән дә менделәр. Алан, озынчаланып, урман куенына керә барды. Җир өстеннән дә түбәнрәк кырдылар куакларны, кайсыларын көрәк белән казып тамырладылар да. Чөнки чалгы белән чапканда, агач эләгергә тиеш түгел. Аннан куакны кыек та чабарга ярамый, чөнки ул аяк киемен, машина-трактор тәгәрмәчен тишә торган сөңгегә әверелә, әле бала-чага да менә бит монда, Рузил дә, Алсу да, Алла сакласын.

      Өч ел буе, дистәләрчә тапкыр менеп эшләү нәтиҗәсендә, буралык агач алган кешеләрдән калган ботак-сатак та, һәр елны тишелеп, печәнлекне чуарлаучы үсентеләр дә, куак, башка кирәкмәс агачлар да чабылды, ә юкә, шомырт, өрәңге, миләш, каен сыман төз агачларның аскы ботаклары чабылды. Агачлар җыйнакланды, өскә тизрәк үсә башладылар. Печәнлектә хуҗа бар икәне ялт итеп күренеп тора.

      Чыннан да, һәр елны ике машина печән биреп барды Мокат уязындагы кишәрлек, Рәхимулла абый белеп әйткән икән.

      Ә быел баш урманчы Илдус, әйтми-нитми, янәсе, урман аныкы, ничә ел буе әкәмәт тә зур көч куйган аланлыкны трактор белән ердырып, нарат, чыршылар утырттырды. Сука тезәнлекләп, куак кырып ясаган сәнгати аланны вәхшиләрчә ермаклаган, кәсләрен янәшәдәге җирләргә каплаган иде. Елыйсылары килде Зөлфәт гаиләсенең, бу хәлне күреп.

      Менә шул печәнлектән мал ризыгын чабып, әйләндереп, киптереп, алып төшеп сәндерәгә өйгәненә бер атна гына әле Зөлфәтнең. Ә кичә гаиләсе белән трактор ертмачлаган аланлыкны карап төшкәннәр иде. Ничә ел тырышып агач кырган печәнлекне.

      Туп сугалар, Зөлфәтнең кәефе юк. Теге ертмачланган алан аның якасыннан алган да сулышын кыса. Клуб каршындагы өйдән колхозның партоешма секретаре Батырша абый һәм су асты көймәсендә мичман булып түләүле хезмәткә калган Наил чыкты. Урам яктан гына эндәште Батырша Мостафиевич:

      – Зөлфәт, килеп кит әле. Менә нәрсә, Наил белән Земфира өйләнешергә сөйләшкәннәр. Мин баш кода булырмын. Ә син – кече кода. Әйдә, кереп чыгыйк әле. Земфираның өе дә янәшәдә.

      – Тирләп беткән бит мин Батырша абый, – дисә дә, ай-ваена карамыйча, алып кереп китте болар аны. Безне Земфираның гаиләсе бик яхшы каршы алды: табын дисеңме, ачык чырай дисеңме. Иманлы йорт иманлы йорт инде.

      Наилләрдә үк кайнарланып чыккан, тел белән тамак туйдырган партоешма секретаре «а» хәрефеннән башлады, «я» хәрефенә һәм «ярар» сүзенә барып җитте.

      Никах укыттылар микән, белмим, яшь гаилә Мурманскига китеп барган. Юлда барганда, кияү: «Минем хатыным бар анда», – дип, кәләшне чираттагы тукталышта Казанга озаткан.

      Бу хәл Зөлфәткә шулкадәр начар тәэсир итте, яшен суккан кебек булды. Ничек?! Ничек?! Ничек?!

      Кәләшнең гаиләсе белән гомер буе бер-берсен шулкадәр дә якын итеп яшәделәр, хәтта аның әнисе белән Земфираның, абыйсы Фәргатьнең әти-әниләре ахирәт дуслар кебек. Ә нәрсә килеп чыкты?! Батырша абыйсының хәле ничектер, ә ул бетте. Кабат кодалап йөрмәскә ант итте.

      Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы СКАЧАТЬ