Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 17

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Өч машина имән утыны төшерәм иртәгә үк, нихәл итәсең, – дип, ике якка кулын җәйде урманчы.

      – Апа, ярар, тагын бер тапкыр кайгыңны уртаклашабыз, Ходай бүтән бәла-каза, кайгы-хәсрәт китермәсен. Ә Яруллинның вәгъдәсендә тору-тормавын мин контрольдә тотармын, – дип, папканы чартлатып ябып саубуллаштык.

      Йөзенә нур төшкән Рәхимулла абый дәһшәтле кулын кибеткә таба ыргытты. Килеп туктадык кибеткә. Бу авылда урманчы Рәхимулла бигрәк тә хөрмәттә, хәтта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен дә халык алай зурламый. Күп тә үтмәде, кибет яны ир-ат белән тулды. Әлфәт абый әйттеме, заправщик, 20 литрлы савыт алып, бензинга китте.

      Рәхимулла абзыйны тегесе дә, монысы да кунакка дәшә. Ә абзый очсызланмый: ярар да дип әйтми, юк та дими. Ләкин кул ишарәсе ясый. Бу – сабыррахман дигән сүз.

      Кердек кибетләренә. Ике чибәр кыз эшли икән. Берсе белән танышып та киттем. Мин бит следователь, шәп киенгән, кулдан папканы калдырган юк.

      – Теге миңа килешер микән, Гаязыч?– диде Рәхимулла абзый, кибет киштәсендәге эшләпәгә төртеп күрсәтеп.

      – Киеп кара, Рәхимулла абый.

      Кызлар алып биргән эшләпәне кигәч, мин баш бармагымны күккә чөйдем. Абзый кулындагы фуражкасын прилавканың эчке ягына, идәнгә атып бәрде дә:

      – Ә теге ботинка миңа ничек булыр икән, кызым? 8 сумлык аяк киеме дә абзыйга атап теккән кебек иде.

      Шартлатып акча түләгән һәм акчаны, башын югары чөеп, гаять тә ваемсыз рәвештә өстәлгә ташлаган бөек авылдашны күрү миндә зур горурлык хисләре уятты. Ике кунычлы галош та фуражка янына очты.

      Җылы гына саубуллашып, урамга чыктык. Әлфәт абый мотоциклына бензин сала. Заправщик безне үзенә чәйгә дәште.

      Табында табагы белән тозлы ит. Без – Әлфәт абый, мин, Николай, Рафаил урабыз гына. Ә иң кирәкле һәм төп кунак Рәхимулла абзый: «Мин тозлы ит ашамыйм», – дип утырыпмы-утыра.

      Рәхмәт әйтеп, саубуллашып, кире кибет янына барып туктадык. Тамак тук, өс бөтен. Көн матур.

      Рәхимулла абыйны тагын кайсыдыр кунакка дәште. Көтәбез.

      Берзаман урамнан Рәхимулла Яруллин күренде. Башта эшләпә юк, аякта яңа ботинкалар юк. Күз төбе күгәргән.

      – Киттек.

      Рәхимулла абый безнең авыл ягына кулын даһиларча томырды. Мин кибеттән аның фуражкасы белән галошларын алып чыгып киерткәч, ул яңадан мотоцикл бишегенә кунаклады. Дүрт-биш чакрым бер-сүз сөйләшмичә чаптык.

      Ә юк, онытып торам икән. Югары Сон урамнарыннан выжлап узган чакта, капка төбе саен апалар, әбиләр урманчыларын зурлап, хуплап, алкышлап озатып калды, әйтерсең лә авылга Юрий Гагарин килгән дә эскорт белән узып бара!

      Яруллинның гәүдәсе турайганнан-турая барды. Күрәсезме дигән сыман, ул безгә борылып-борылып карады. Башта иске фуражка, аягында кунычлы галош.

      Урманны аркылы чыгуга, шып туктатты абзый. Заправщик тәлинкәгә тутырып җибәргән тозлы ит, туралган ипи дә бик ярап куйды. Рәхимулла абый тозлы итне сыпырта гына. Югары Сонда булган хәлләр СКАЧАТЬ