Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 16

СКАЧАТЬ булыгыз, абый, рәхмәт.

      Көннәр, айлар үтте. Норма урманчылыгының иң шәп урманчысы эчүен ташламады. Йодрык аның йөзенә дәһшәтле бәрелешләрнең аянычлы сурәтен язуын дәвам итте. Авыл кешеләре дә, башкалар да тырышкандыр.

      Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды:

      – Кәкә, кил әле монда.

      Килдем. Абзыйның уң як бите каралып күгәргән, күзе бөтенләй томаланган иде.

      – Менә нишләтте!

      – Батыр ярасыз йөрмәс. Урманыңнан бер-ике әйләнеп кайтсаң, су белән юган шикелле була ул, Рәхимулла абый.

      Абзый озын кулын урамның каршы ягындагы өй тирәсеннән әйләндереп китерде дә:

      – Ә монысына ямаса, – дип, сул күзенә төртеп күрсәтте.

      – Бөтен бәлабез эчүдән бит, Рәхимулла абый. Син миңа әти кебек кеше бит, җитмәсә, җизни дә тиешле әле син миңа. Ләбибә апа миңа туган, син моны да белмисең, эчеп йөреп. Ә мин синең алда малай-шалай гына булсам да беләм.

      – Шулаймы? – дип, нык кына уңайсызлану кичереп алды абзый.

      – Урманнан мин туганымны куып төшергән булам инде, алайса.

      – Ташла эчүне, Рәхимулла абый, әллә нинди бәлаләр килеп чыгар гаиләңдә. Гаиләң ишле. Укытасы, киендерәсе. Малаең, кызларың бер дигән.

      – Шулаймы?!

      – Сау бул, Рәхимулла абый.

      – Ярый, кәкә. Рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч җиңеләеп киттем. Әтиең искә төште, алтын кеше иде. Ярый, сәндерәгә генә менеп ятыйм әле мин.

      Шайтанның кешене эчү белән юк итүе – бик тә мәкерле гамәл. Аннан тиз генә котылам димә.

      Рәхимулла абый барыбер малае армиядән кайтканчы да начар гадәтен ташламады. Үзе кешеләргә дә булыша, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба, халык белән дә. Хөкүмәт боерган бар эшне җимертеп эшләтә, урманчылар ярышында алгы сафта. Ләкин шул гадәте…

      Армия сафларында хезмәт итеп кайтуын билгеләп үтәргә җыенган малай әтисен күтәреп ала да кызган мич плитәсенә утырта. Тәмам аптыраган, йөдәгән егетнең бүтән чарасы калмаган, күрәсең. Өйгә көйгән чүпрәк исе тарала.

      Тагын капка төбенә чыгып утыра урманчы. Тагын Рафаил, Фәргать һәм Рәмзил Каюмов урамнан вечерга төшеп баралар.

      – Менә нишләтте! – дип, шәрә артын күрсәтә абзый, ыштан төбе янып беткән, арт сан кып-кызыл, янган-көйгән.

      Каешын биленнән салып сугышырга килеп чыгуы була солдатның, өчәүләп эләктереп алалар да ярыпмы-яралар тегене.

      Шушы вакыйгадан соң егет әтисенә башка бервакыт кул күтәрми. Ә Рәхимулла абый иркенәеп яшәвен әле дәвам итә.

* * *

      Рәхимулла абый турында Рәмзил, ул чорларны сагынып, менә шулай искә ала:

      – Көннәрдән бер көнне Илнурларга менеп килә идем, капка төбендә Рәхимулла абый утыра. Бераз чирткән бу.

      – Рәмзил, кәкә, мине үтерәләр бит Миңлегалинең малайлары. Әтиләре асылынып үлүне миннән күрәләр. Миңлегали бит печәнлегендә ут ягыпмы, төпчек ташлапмы, янгын чыгарды. Күпме печән, утырткан СКАЧАТЬ