Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 15

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Юк, абый, менмәс идем. Минем тәртә зиректән. Син, абый, минем сүзне тыңлап менсәң генә инде. Бүген яңгыр да төшкәләде, халык оя янында, шунда аңлашсак, мин дә тынычлар идем. Миңа да бик читен булды.

      Ир кешеләр бит, менеп киттеләр.

      Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте.

      Оядан Кавис, Раиф, Рәхимулла абыйлар чыктылар да, урманчы:

      – Егетләр, сез таегыз әле оядан, кунак бар, – дип, Зөлфәтне җилкәсеннән кочып алды. – Хасим абый, Садыйка апа, әйдәгез, Зөлфәт белән дүртәү чәйләп алыйк әле. Кавис, чәй китерт әле, мине борчымагыз, – дип, аларны ояга чакырды. Югары Сонның хөрмәтле укытучылары белән алар бер-берсен беләләр. Әңгәмә уңай бара. Өлкәннәр, Рәхимулла абый сүзен җөпләп, яңа биеклеккә күтәреп утыралар. Бәлки, Хасим абзый белән Садыйка апа кичәге хәлдән хәбәрдар түгелдер яки сиздермиләр генәдер.

      Даими мактау яңадан патша тәхетенә күтәрдеме, әллә эчелгән рюмкалар саны арттымы, урманчы: «Бу минем өстән Арсентьевка язган бит, кичә урманнан куып төшергән өчен», – дип ычкындырды. Хасим абзый белән Садыйка апа Зөлфәткә карап каттылар. Бу югарысонлылар тарафыннан урманчыга карата мәңге эшләнмәслек гамәл бит!

      – Әле мин синең өстеңнән тагын язам, чара күрмәсәләр. Көлмә кешеләрдән, алар берсе дә синнән ким түгел, – дидем.

      – Менә, менә, менә!.. – дип, өч тапкыр ике кулын сузып, Зөлфәткә күрсәтүдән уза алмады Рәхимулла абый.

      Оядан чыгып, мотоцикл янына озата килгән Рәхимулла абый:

      – Ну, каты кеше икәнсең. Мине нишләтәләр инде хәзер? – дип сорады.

      – Соңгы сүзне миннән сорарлар, Рәхимулла абый.

      Ул минем караш астында күзләрен читкә алды да:

      – Сау бул, – дип, ояга кереп китте.

      Кичкырын колхоз идарәсенә чакырдылар. Мендем. Арсентьев Александр Дмитриевич килгән икән.

      – Йә, нишләтәбез, Зөлфәт, лесникны? Пенсиясенә дә ерак калмый икән.

      – Мин беләм аның 27 нче елгы икәнен, – дип, абзыйның хәйләкәр сүзен кире какты Зөлфәт. – Эшләсен, бүген без аның белән аңлаштык, ахры. Урманга да чакырды, печән белән дә ачыклык. Бирегез хатны, булмады дип саныйк, гыйбрәт алгандыр, акылсыз кеше түгел ул.

      – Сине яңа эшкә кодалап торалар әле анда, Нәҗип Шәкүрович чакырмадымы?

      – Юк, дәшмәделәр әле.

      – Урманчыларга булыш инде, синең мәктәп иң зур сигезьеллык, йөзләгән балаң бар.

      – Ярар, Ходай насыйп итсә, бергә эшләрбез, Александр Дмитриевич. Рәхмәт сезгә, олы башыгызны кече итеп, мине һәм Рәхимулла абыйны зурлап йөргәнегез өчен.

      Мамадыш леспромхозының бик тә кешелекле, булдыклы директоры, депутатлары белән җылы саубуллаштылар. Ә бу вакытта ул салдырган Су-Елга, Норма, Югары Яке клубларында кичке уен башланган иде!

* * *

      Югары очка кызлар озата менгәндә, Зөлфәткә өч яшүсмер очрады. Әле генә мәктәп тәмамлаган егетләр: Рафаил, Фәргать, Рәмзил.

      – Исәнмесез, СКАЧАТЬ