Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 29

СКАЧАТЬ кереп карамаган егет-җилән, барыбыз берьюлы: Петушков та, Азамат та, мин дә кызга төбәлдек. Унсигез яшьләр тирәсендәге әлеге кыз нечкә билле, зәңгәрсу күлмәк кигән, кулына бәләкәй генә кызыл чемодан тоткан, чәчләрен соңгы заман модасы белән малайларча кыска итеп алдырган, ә гәүдәсе өрсәң очып китәрдәй ябык иде. Шәйхаттар, аны якыннан күргәч, пырхылдап көлеп җибәрде дә тиз генә учы белән авызын каплады.

      – Исәнмесез. Җыелдыгызмы? – диде Хәйрүш. Ул шактый ук ашыгып килгән булса кирәк, каратутлы түгәрәк йөзе кызарып, тирләп чыккан, саргылт төстәге күн курткасын беләгенә салган иде. – Оһо! Гыймран агай да монда икән, исәнмесез, нинди җилләр ташлады? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул аның кулын кысты.

      – Дүрт егетең имтихан тапшырмаган. Хәвефсезлек кагыйдәсеннән. Менә исемлек, – диде Нуришанов.

      Хәйрүш кәгазьгә тиз генә күз йөртеп чыкты:

      – Яхшы, Гыймран агай. Көтәргә вакытыгыз бармы?

      – Була, – диде хәвефсезлек инженеры, дәрәҗәсен саклап.

      Хәйрүш ул арада имән буенда кайсы басып, кайсы кырын ятып торган егетләрне, арырак барысы бергә тезелешеп утырган кызларны күздән үткәрде дә:

      – Гүзәлия Талипованы күрмим, – диде.

      – Аның урынына мин чыктым, – диде кызларның берсе. – Ул икенче вахтага килә.

      – Сәбәбе?

      – Сәбәбен әйтмәскә кушты.

      – Алай икән… – диде Хәйрүш, елмаеп күз кысты, җавап бирүче кыз, уңайсызланып, иптәшләре артына качты.

      Мин бригадирыбыз турында: «Аңа хәзер утыз тула. Ә ул һаман студент-практикант төсле, бернинди солидносте юк», – дип уйлап алдым.

      Без инде чандыр кыз турында онытып та бара идек, мастер аны безгә рәсми рәвештә тәкъдим итте:

      – Кунак алып килдем. Танышыгыз: Зөбәрҗәт Алиева. Казаннан. Художество училищесыннан. Картина язарга тели. Герой итеп кайсыгызны сайлар, анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде.

      – Ой, сез мине оялтасыз, иптәш мастер… Картина түгел, эскизлар гына.

      – Була, була андый хәлләр, сеңлем. Ну, ничево! Егетләр безнең усал түгел, уртак тел таба алырсыз дип уйлыйм. Азамат, синең сиксән беренчең нихәлдә?

      – Эшли, иптәш мастер, өрдердек.

      – Анысы өчен «мәләдис»! Кырыгынчыга бүген агрегат килә, «мунча кертербез». Промыселда сөйләштем. Ә сиңа, Сәләхи, эшнең иң зурысы йөкләнә, – дип, Хәйрүш минем җилкәгә шапылдатып кулын китереп салды: – Зөбәрҗәт туташны синең карамакка тапшырам. Нефть чыгару планы белән бергә сәнгатьнең язмышын да синнән сорармын.

      Моңарчы елмайгалап, мутланып торган Азамат, күзләрен зур ачып, миңа карап алды. Бу карашта мин көнләшү сиздем. Ләкин минем хәлем көнләшерлек идеме соң? Мин соң шушы чандыр кызны, дөньяда әле берни белмәгән сабыйны, промыселлар буйлап йөртергә тиешме? Миннән бит көләчәкләр. Битемә бәреп әйтмәсәләр дә, мыскыллы караш белән озатачаклар. Шушы уйлар күңелемнән узды, һәм мин үзем дә сизмәстән сызгырып җибәрдем. Зөбәрҗәт, кыргый җәнлек күргәндәй, куркынып, җыерылып куйды.

      – Нәрсә сызгырасың? – СКАЧАТЬ