Название: Акча күктән яумый (җыентык)
Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03135-6
isbn:
– Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.
– Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!
– Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?
– Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.
– Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!
Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.
Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!
Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.
Өченче бүлек
Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга кирәк. Шунсыз без, коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр, нефть чыгару планын тутыра алмаячакбыз. Инде килеп, шушыларның барысы өстенә без – студентлар. Кайсыбыз кичке мәктәптә, кайсыбыз техникумда, аеруча өлгерләребез академик Губкин исемендәге кичке нефть институтында укый. Аз гына буш вакытың булдымы, китапка борын төртәсең. Юк әле, моның белән генә дә бетми. Әле Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарган һәм шуның белән Хыялый Хәйрүш исемен алган күптөрле хикмәтләр бар. Алардан берсе – скважиналар янын чәчәккә, гөлгә күмү. Әллә сез куш йодрык чаклы ут янып торган розаларны уйнап-көлеп йөргәнгә, үзләреннән-үзләре генә үскән дип беләсезме? Әллә сез яз көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы алма бакчаларын безнең территориядә әфсен өреп кенә барлыкка килгән дип уйлыйсызмы? Килмәгән кая! Аларга күпме маңгай тире, күпме күңел җылысы салынган! Аларның төбен йомшартырга, чүп үләннәрне утарга, аларны гел ашлап-тиресләп, суын сибеп торырга кирәк.
Инде менә шушыларның барысы өстенә Җәүдәтне каршы алу мәшәкате өстәлде. Кызлар культбудкаларны ялт итеп җыештырырга, тәрәзә пәрдәләрен юарга, үзәк будкага хәтта челтәр пәрдәләр эләргә тотындылар. Без, егетләр, скважиналарыбызны барлап йөргән чакта, күңелебездә туган яңа тәкъдимнәребезне бер-беребезгә әйтә тордык. Азамат, мәсәлән, Җәүдәтне Бөгелмә вокзалыннан автомобиль белән түгел, кыңгыраулы пар ат белән каршы алырга дигән тәкъдим кертте. Ул тәкъдим, билгеле, бертавыштан кире кагылды. Ник дигәндә, колхозлардан хәзер ат табу ансат эш түгел, СКАЧАТЬ