Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 25

СКАЧАТЬ ялгышып кына ватык кирпеч яки черек агач эләксә, ул барыбер фундаментны үзгәртә алмый, чөнки аны алып ташлыйлар…

      Хыялый Хәйрүш егетләре

      Халикъ Саматов турындагы чын хакыйкать менә шушы. Мин беренче елларны аңа кияүгә чыгуыма үкенеп, гел аерылу уе белән яшәдем. Ләкин булдыра алмадым. Мин аны түгел, ул мине үз юлы белән алып китте. Мин ул хакта беркайчан да, берәүгә дә сөйләмәм дигән идем. Еллар үтеп, Халикъ сүзләре дөрескә чыккач, өстәвенә өч улымның өчесе дә әтисе юлы белән китеп баргач сөйләргә булдым.

      Ул хакыйкать кешеләргә кирәк.

      1970–1971

      Әгерҗе – Казан

      Беренче бүлек

      Һәр авылның үзе генә белгән истәлекле урыны була. Бер авылда ул – чишмә, икенче авылда – урман аланы, өченчесендә – ялгыз ак каен яки куш нарат.

      Озак вакытлар читтә йөргәннән соң, туган якларына кайтып төшкән тынгысыз табигатьле кешеләр иң элек әнә шул истәлекле урында туктый. Сугышларда йөреп бәгыре ташка әйләнгән карт солдатның да мондый урында күңеле кинәт йомшарып китә торган була…

      Безнең Кәлимәтнең дә әнә шундый истәлекле бер имәне бар иде. Әле Кәлимәт атаклы нефть каласы булып җитешкәнче, гап-гади бер авыл чагыннан ук калган имән ул. Гомер озынлыгы да аның әле гасырлар белән саналмый, аңа, күп булса, җитмеш яшьләр чамасы. Ләкин ул, бәрәкәтле туфракка эләгеп, шундый да күкрәп үскән, ботак-тармакларын як-якка шундый да таратып җибәргән, аны күреп сокланмаган бер генә кеше дә калмагандыр.

      Зәгъфран таудагы каен урманының иң матур, иң түгәрәк аланында, аның да урта бер җирендә үсеп утырган бу имән безнең юл өстендә, промысел территориясендә иде. Мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов – кушаматы белән әйтсәк, Хыялый Хәйрүш – безне көн саен иртән әнә шул имән янына җыя да, узган бер тәүлек эчендә кайсы операторның күңелендә нинди уй туган, шуларны сораша. Без сөйлибез. Хәйрүш шуларның барысын үстермәгән «мыегына чорный», ә без, үзебезне яңарып, сафланып киткәндәй хис итеп, эш урыннарына таралабыз.

      Имәнгә без «девон имәне» дип исем куштык. Моннан өч йөз илле миллион еллар элек булган девон дәверенең нибарысы җитмеш яшьләрдәге имәнгә ни катнашы бар дисезме? Әйе, бер уйласаң сәеррәк шул: девон дәверендәге абага үләннәре дә бит инде, бер чакрым калынлыктагы тау токымнары астында калып, әллә кайчан ташкүмергә әйләнгән. Без ул кадәресен беләбез. Бу исем үзеннән-үзе килеп чыкты. Өлкән операторыбыз Николай Петушков, шулай бермәлне имән күләгәсендә геологиядән имтиханга әзерләнеп утырганда: «Их син, девон имәне! Менә минем өчен кичке техникумда имтихан бирсәң икән син…» – дип уфтанып әйтеп куймасынмы! Китте шуннан, девон имәне дә девон имәне!

      Без барлык шатлык-кайгыларыбызны девон имәненә алып килергә өйрәнеп киттек. Нефть чыгару планын арттырып үтибезме – имәнле аланга бәләкәй бер агач утыртабыз. Егетләрдән берәрсе кичке техникумны бетереп чыгамы – тагын берне утыртабыз. Биш ел узар-узмаста имән янында бәләкәй агачлар шундый күп җыелды, имәнле алан үзенең операторлары, СКАЧАТЬ