Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 30

СКАЧАТЬ хәл Зөбәрҗәтне дә дулкынландырып җибәрде. Сүз кушарга теләп булса кирәк, ул минем янга килде. Әмма шул мәлне, гадәтенчә, Шәйхаттар явыз эшне бозды. Ризыктан бушап калган сумкасын ул җилкәсенә элде дә, Хәйрүшнең каршысына ук килеп:

      – Син безне, мастер, хыялланып утырырга чакырдыңмы, әллә эш турында сөйләшергәме? – диде.

      – Вакытлы кисәтү, – диде Хәйрүш, җитди тавыш белән, һәм Шәйхаттарның шактый зур булып беленеп торган корсагына карап дәвам итте, – ләкин нефть маңгай тире белән генә чыкмый, профессор иптәш. Нефть акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! – Шундук кызлар ягына борылды. – Мин сезгә, чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Иртәгә складтан барып алырсыз, ярыймы?

      – Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.

      – Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.

      – Нинди бәйрәм?

      – Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!

      Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:

      – Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!

      Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп алды:

      – Каршы алабыз! Бәйрәм ясыйбыз!

      Бер минут эчендә бөтен бригада, җанланып, дулкынланып, Хыялый Хәйрүш әйткән сөенечле хәбәр белән яшәүгә күчте. Ләкин безнең алай озаклап сөенеп торырга вакытыбыз юк иде, мастер, кулын күтәреп, тавышларны туктатты да безнең һәркайсыбызга эш кушарга тотынды:

      – Азамат, син бер кочак чәчәк әзерлисең.

      – Есть, чәчәк әзерләргә!

      – Сәләхи, син такси белән Бөгелмәгә барасың.

      – Зөбәрҗәтне дә алыргамы?

      – Ала бир! Шәйхаттар, син азык-төлек коменданты.

      – Рад стараться! – диде Шәйхаттар, күкрәк киереп.

      – Ә син, Петушков, музыка өчен җаваплы. Аңлашыламы?

      – Бәлки, безгә оркестр чакырырга, почётлы каравыл куярга кирәктер? – диде Николай ирония белән.

      – Кирәк икән, оркестрын да чакырырбыз, каравылын да куярбыз. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел. Дөресме, Гыймран агай?

      Хәвефсезлек инженеры көттереп кенә җавап бирде:

      – Мин, конечно, монда чит кеше. Инде олы күреп, якын итеп сорыйсың икән, энем, җавап бирәм. Миңа калса, бик тә сәер әкәмәт фикер йөртәсез сез, яшьләр. Ийе, бәк сәер. Үзегез уйлап карагыз. Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы яки корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та, и шулай ук дипломат та түгел, ул сезнең гап-гади иптәшегез. Сез аны үз арагыздан, иң булдыклы егет иттереп, институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә дип кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булгачыннан, акылыгыз белән исәпләп, фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк СКАЧАТЬ