Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 26

СКАЧАТЬ башында мин озак кына уйга калып утырдым. Әлеге карт әйтеп киткән сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Күңелем минем ул сүзләр эч пошканнан гына әйтелмәгән икәнен сизә, ләкин нигә әйтелгәнен аңлап бетерә алмый иде.

      Ул арада тәмам көн-ай җәелеп бетте. Урман өсте, иртәнге күгелҗем бөркәнчеген салып, вышкалары, урман күкрәген ярып узган таш юллары, челтәр баганалары белән аермачык булып күренә башлады. Дөбердәп вахта машинасы узды, һәм урман аланына, бер төркем егетләрен ияртеп, Николай Петушков килеп керде. Ул, озын сыйраклары белән дәү-дәү атлап килгән уңайга:

      – Дусларым, көн кояшлы булачак! – дип кычкырып җибәрде.

      – Кояш саулыгына яртышар кило колбаса! – диде бригадада ашамсаклыгы белән дан алган Шәйхаттар. Егетләрнең шаркылдап көлеп җибәрүенә исе дә китмәстән, Шәйхаттар, чирәм өстенә утырып, күн итеген салды, чолгауларын сүтте һәм яланаякларын рәхәтләнеп чирәм өстенә сузып җибәрде. Дәү корсаклы күн сумкасыннан ярты кирпеч ипи, утын агачы чаклы колбаса түтәрәме чыгарып, газета кәгазенә яшел суган, кабыклы бәрәңге, шырпы савытына салган тоз ише вак-төяк нәрсәләр тезеп, ашарга әзерләнде.

      Озакламый кызлар коллективының өлкән операторы Азамат Бикбаев килде. Бу инде дөньяда бер мут. Йөзе ыслаган балык кебек көрәнсу, өстендә – кыек якалы кара сатин күлмәк, бер җилкәдә – брезент куртка, икенчесендә – гармун. Авыз, билгеле, колак артында. Кызларын, кыр казлары кебек итеп, бер рәткә тезде дә:

      – Карәхмәт улы Сарәхмәт, Сарәхмәт улы Салават, Салават улы Азамат, ягъни буламдыр мин ул зат. Һә-әй! Мин җитәкли торган кызлар! Тыңла минем команданы! Һир-р-но! Равнение к имәнү, приветствовать бригаду! – диде.

      Кызлар чикы да микы, һай-һу да һи-һу:

      – Исәнмесез-саумысез, Хыялый Хәйрүшнең кара-чутырлары, дегет мичкәләре!

      Егетләр хор белән җавап кайтара:

      – Нечкә билле, киң күңелле, кара кашлы, пумала башлы алсу гөлләргә, тигәнәк чәчәкләренә. (Азамат бу урында хромкада аккорд бирә.)

      – Салют!

      – Салют!

      – Салют!

      Көн дә саен кабатлана торган, кабатланса да туйдырмый торган әнә шушы балалар уены – шаян сүзләр, такмак-такмазалар, бер сүз белән әйткәндә, яшьлек-юләрлек дип атала торган кеше гомеренең яңгыравыклы сөенече – иртәнге урманга таралгач, мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов килеп җиткәнче, гаҗәеп бер тын минутлар булып ала. Кызлар, ничектер моңсу-юаш булып калып, аякларын тыйнак кына бөкләп, бер читкә барып утыралар. Егетләр саф һавада тәмләп бер тәмәке тарталар.

      Андый чакта инде мин дә имән башыннан төшәм. Бригада миңа төбәлә. Минем исем дә китми, мин Гүзәлияне эзлим. Бүген ул юк. Сорарга уңайсыз. Егетләр минем нигә таң белән килеп имән башына үрмәләгәнне сизенәләр. Көт тә тор, үчекли башларлар, янәсе, юкка чалбар ертып, имән башына менеп йөрдең – барыбер килмәде! Мин аларның төртмә телләнгәнен көтеп тормыйм, егетләр янына киләм дә:

      – Беләсезме нәрсә, мин бүген шундый бер әкәмәт СКАЧАТЬ