Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Акча күктән яумый (җыентык) - Гариф Ахунов страница 24

СКАЧАТЬ күптән тилеләр йортына керер идем. Йә асылынып үлгән булыр идем.

      Зал тып-тын булды.

      – Нинди тәкъдим әйтәсез? – диде Тавилов.

      – Азапламагыз Саматовны, ике айга ял бирегез. Эшләмәде түгел, эшләде. Үзе әйтеп тора, авырыйм, ди, дөрес бит инде авыруы, персидәтел башы белән уборка өстендә больниска кереп ятмас иде авырмаса. Барсын Кавказга йә Кырымга, ял итеп кайтсын да тагын эшләсен. Саматовның бездән артканы юк. Вәйт!

      Бу тәкъдим халыкка бик тә хуш килде. Ул тик ике кешегә генә хуш килмәде. Берсе – Байназаровка. Байназаров үтенүе белән – Халикъка.

      Байназаров халыкны үгетли-үгетли хәлдән тайды. Тавилов халыкка аңлата-аңлата арып бетте. Ә халык үзе акны кара дип аңлатуларыннан гаҗиз иде. Һәр ике як инде хәлдән тайган, кичке җиделәр булып килә иде инде, минем сантый Халигым тагын үзе торып басты:

      – Иптәшләр, минем сезгә бер генә үтенечем бар. Азат итегез мине. Иптәшләрчә әйтәм: сугышны буеннан-буена йөреп чыктым. Сугыш беткәнгә унҗиде ел, бер көн дә ял иткәнем юк. Менә авыл хуҗалыгы институтын бетергән япь-яшь иптәш килгән, энергиясе бар, белеме бар, аңар мин килгәндәге төсле өшәнгән колхоз калмый, бергә-бергә алып барырсыз. Булмый миннән, коткарыгыз.

      Заманында Халикъка бик нык ярдәм иткән кеше, механизаторларга ашлыкны гектардан түгел, центнердан түләүгә риза булган комбайнчы Габдулла Маликов торды.

      – Чыннан да, алҗытмыйк, иптәшләр, Саматовны. Арыса да арыгандыр, машина түгел бит, адәм баласы. Бушатыйк эшеннән. Тик минем сүзем шул: рәхмәтле булыйк. Хезмәт кенәгәсенә рәхмәт язып җибәрик. Райком аның кызыл билетын пычратып җибәрмәсен, әгәр шуңар риза икән, райком секретаре Галим Саттарыч җыелыш алдында сүз бирсен.

      Бирми кая бара ала? Ипләп кенә әйтергә мәҗбүр булды секретарь.

      – Моңарчы райкомга бар җирдә дә буйсыналар иде. Бар җирдә дә партия җитәкчелек итә. Әгәр без Саматовның партия билетына тап төшерергә уйласак, бюрода ук партиядән чыгарган булыр идек. Борчылмагыз, ул эш булмас. Инде яңа председатель мәсьәләсенә килгәндә, без сезгә начар кеше тәкъдим итмибез, – дип, булачак председательнең биографиясен сөйләп чыкты. Аннары колхозның төзелеш эшләренә ярдәм итәргә, нәрәттән тыш материал табып бирергә вәгъдә итте.

      Ниһаять, кичке ун тулганда, председатель Саматовны эшеннән азат итеп, аның урынына Котдусовны сайлап, сүлпән генә таралыштылар.

      Башка чакта булса, мин бу хәлгә сөенер генә идем. Иремнең председатель газаплары мәңгегә бетте! Безгә генә тишек-тошыкны томалап, ала канат булып йөрергә димәгән, үз кайгыбызны кайгыртырга да вакыт. Ие, башка вакытта булса, мин нәкъ шулай уйлаган, шулай фикер йөрткән булыр идем. Бүген мин алыштырып куйгандай үзгәргәнмен. Күңелемдә кем беләндер ут ягып кычкырышасы килү уе яши. Халикъны рәнҗеттеләр. Гадел кыланмадылар. Ул гомерендә беренче мәртәбә йомшаклык күрсәтте. Мин моңа каршы. Каршы мин! Һәм мин моны болай гына калдырмаячакмын. Шөкер, миңа хәзер обком юлы таныш. Халикъны яклап, мин беренченең үзенә барырмын. Бу юлы инде мине СКАЧАТЬ