Название: Акча күктән яумый (җыентык)
Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03135-6
isbn:
Балта остасы Ахунҗаннан соң халыкның ярсынуы шул дәрәҗәгә җитте, Байназаров тагын сөйләми булдыра алмады.
– Биредә кайбер иптәшләр Саматовны яклау юлына бастылар, – дип, тыныч һәм сабыр булырга тырышып сүз башлады ул. – Әйтерсең райком Халикъ Габдрахмановичның эшләгән эшен күрми, аның эшенә әйтерсең без күз йомабыз. Юк, иптәшләр, эшләгән эш югалмый. Саматов җиде ел эчендә бик күп эш эшләде. Фермаларны яңартты, уңыш алуны яхшыртты, колхозны кадрлар белән ныгытты һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин без, барысын да Саматов кына эшләде дип, сәяси хата ясыйбыз түгелме? Күзләрегезне киереп ачып, тирә-юньгә игътибар беләнрәк карагыз әле: кругом күтәрелеш, кругом үсеш! Юк, хөрмәтле иптәшләр, колхозлар Саматов ихтыяры белән түгел, партия һәм хөкүмәт ихтыяры белән, әгәр беләсегез килсә, колхозчылар, эшчеләр, бөтен халык ихтыяры белән үсәләр. Әлбәттә, Саматовның да, оештыручы буларак, бу эштә катнашы бар, тик аны күпертеп, әллә ниләр ясап күрсәтмәскә кирәк. Ирешелгәннәр белән канәгать булып яшәү коммунист өчен, партия члены өчен ят бер нәрсә. Райком әйтә, Саматов тынычланды, ди. Саматов таләпчәнлеген югалтты, ди, андый сыйфатлар белән хәзерге этапта зур бер производствоның, алты мең гектар җире булган колхоз производствосының командиры булып булмый, ди.
Логикасы начар эшләми Байназаровның. Ораторлык куәсе дә Ходайга шөкер. Ләкин нигә соң әле ул ялыныр дәрәҗәгә җитеп әгъвалый колхозчыларны? Ул бит бюрода Саматовка: «Дөбердәтеп алырбыз!» – дигән. Әгәр залда Саматовның эшен үз күзе белән күргән кешеләр утырмаса, бер хәер иде, Байназаров аларны кайнар сүзе белән ышандырып та куйган булыр иде. Мисал таләп итә залдагылар, ярты сүздә бүлеп кычкыра. Мисал ягына киткәч, эшләр саега. Язгы отчет чорыннан бирле текә күтәрелеш булмады, ди Байназаров. Биш-алты ай эчендә текә күтәрелешне ничек булдырасың? Әнә бит колхозларны илле өченче елдан бирле текә күтәрү бара. Ләкин бик текәләнеп китмиләр бит, текәләнеп китсәләр, Үзәк Комитет ел саен авыл турында сөйләп, ике пленумның берсен авыл хуҗалыгына багышламас иде. Урып-җыю күрсәтелгән срокта үтәлсә дә, югалту бар, ди Байназаров. Кемдә юк ул югалту, дип карыша зал. Атналар буе баш өстендә явып торсын да – югалту да булмасын. Ашлык кыза, ди Байназаров. Кызмый хәле юк. Басудан коры килеш кермәде бит, тизрәк кайтару, дымлы булса да, ындыр табагына аудару ягын карадык. Үз җае белән барса, Саматов авырмаса, өстәмә ашлык түләтергә дип, вәкил маталанып йөрмәсә, җилләтеп тә, киптереп тә бетергән булыр идек.
Барлык тавышларны ярып, зал өстенә СКАЧАТЬ