Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ата күңеле балада… (җыентык) - Фарсель Зыятдинов страница 9

СКАЧАТЬ агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.

      Җүкә агачының кайрысы салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт…

      Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?

      Юк, алай гына түгелдер…

      Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә: ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәрлек атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да, җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.

      Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәне җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.

      Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.

      Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар.

      – Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса, – дип сөенештеләр әти белән әни. Әткәй:

      – Түбән очтагы тегүче оста белән дә сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте, – дип, әнкәйне сөендерде.

      Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды:

      – Дөньяныкы – дөньялыкта!..

* * *

      – Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Дөньяныкы – дөньялыкта» дигән кереш сүзендә. – Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.

      Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Минем болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә соңды. Артка да «чәп» итмәде, әрләмәде дә. Керде дә тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:

      – Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

      Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

      Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:

      – Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ул, – диде. Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.

      Берәм-берәм гаилә кешеләре, кайтып, табын янына өлгәштеләр. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк СКАЧАТЬ