Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ата күңеле балада… (җыентык) - Фарсель Зыятдинов страница 8

СКАЧАТЬ туган авылым Биш Субашы… Батулланың газетада чыккан мәкаләсендә, минемчә, төгәлсезлек… Кем гаебе белән… анысын төгәл генә әйтә алмыйм.

      Әйе, Биш Субашы – минем яраткан туган авылым. Аны алыштыру мөмкин түгел. Кайбер шигырьләремнең ахырында да мин шушы авыл исемен язып куя идем. Мәсәлән, «Су юлы» дигән шигырем – нәкъ шундыйларның берсе. Анда туган авылыма, табигатенә, аның кешеләренә, аның сылу кызларына булган яратуым чагыла… Бәлки, минем шигырь язуым шуннан башлангандыр…

      Сукмак читеннән чәчәкләр

      Чиләкләренә үрелә,

      Дулкын-дулкын су юлы…

      Яратуымны беләсең,

      Елмаерсың бит бер генә,

      Тик бер генә бу юлы.

      Их, су юлы…

      Әйе, шуннан башлангандыр, бәлки, – диде Мөдәррис, «Су юлы» шигырендәге әлеге өзекне укыгач. – Шулай да шигырь ничек башлана соң? Мин моңа бүген дә, кырык елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә чамалап – төгәл генә җавап бирергә кыенсынам… Әмма шунысы миңа мәгълүм: шигърияткә булган тәүге омтылышым шушы туган авылым Биш Субашында, андагы әти-әнием янында, авылдашларым белән аралашканда, мәктәбемә йөргән мизгелләрдә туды. Ул чакта…

      …Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас биш яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырумы, юк! Әткәй – гармунчы, әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.

      Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен мин яттан беләм. Онытсалар әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галимулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:

      Томанлы көн, караңгы көн —

      Без аерылган көн бит ул…

      – Улым, әйт әле, ахыры ничек?

      Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:

      …Бал бабай әче балыннан

      Булган әллә кем бит ул.

      Мин шуны кабатлыйм.

      Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине, әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:

      – Җырның сүзен бутама, маңка!

      Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй, көлә-көлә, минем янга басып, бию көен такмаклый:

      Бие, бие, Хәйбулла,

      Биегән кеше бай була:

      Биегән кеше бай булганда,

      Карт алаша тай була.

      Мин, черелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага – әнкәй янына үрмәлим… Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр…

      «Безнең авыл мунчала авылы булды, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Кан тамырын кистем» дигән китабына язган кереш өлешендә. Кереш «Дөньяныкы – дөньялыкта» дип исемләнгән. – Халык, кара таңнан күзләрен ертып торып, кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен, үзенә бер китап язарга кирәк булыр СКАЧАТЬ