Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ата күңеле балада… (җыентык) - Фарсель Зыятдинов страница 6

СКАЧАТЬ оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегияләре чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы… Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа…

      Кинәт шулчак колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт инде… туфан басса, тереклек бетә дигән сүз.

      Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты: озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән.

      Кем уйлаган, тагын алты-җиде ел узар да мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге Иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип?!»

      Мөдәрриснең Казан читендәге Аккош күленә Хәсән Туфанны эзләп килүен Сибгат Хәким дә дәлилли:

      «Шигырьләре аның берничә дәфтәр иде, – ди ул, – зур дәфтәре бетсә, куен кесәсеннән кечерәген тартып чыгара. Дәфтәрләр документ ролен генә үти. Шигырьләрен ул күңелдән укый, кемнәргәдер фәкать укып күрсәтү өчен генә яза шикелле. Укып бетерә, папкасын култык астына кыстырып… Чаллысына китеп бара…»

      Чаллы дигәннән, Мөдәррис Аккош күленә Чаллыдан – Чаллы халык театрында эшләгән вакытта килә. Ике айлап килмичә югалып тора да тагын килеп җитә. Мөдәррис Әгъләмовның язган шигырьләренә, гомумән, иҗатына Сибгат Хәким зур бәя бирә:

      «Әгъләмов шигырьләрендә үз халкының тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән үсеп чыккан бер хис биләп ала. Ул хис тирәндә, тиз генә бетәр төсле түгел. Кыскасы, моң барында шигырь бетми икән дигән фикергә киләсең» («Социалистик Татарстан», 1968 ел, 17 ноябрь).

      Остазы Хәсән Туфанны югалтуны авыр кичерә Мөдәррис. Олуг шагыйрьгә булган хисләре аның «Шагыйрьне озату» шигырендә ачык чагыла.

      …Кайтып кына кергән иде әле —

      Егерме биш еллар элгәре.

      Инде менә тагын ятим калды

      Аккош күлендәге гөлләре.

      Болай да бит инде күпне күргән,

      Ул гөлләрнең моңсу күзләре;

      Алар бүген төндә, күз йоммыйча,

      Йолдызлардан аны эзләде.

      <…>

      Авырлыгы бәгырь төпләренә,

      Кара юшкын булып төшсә дә,

      Шәкертләре озата барды аны

      Тукаена – Яңа Бистәгә.

      Мөдәррис Әгъләмовның Түбән Биш авыл мәктәбендәге музее истәлекләргә бик бай. Биредә өч дистәгә якын шагыйрьнең, язучының истәлекләре урын алган. Алар арасында Саҗидә Сөләйманованың истәлекле фикерләре, язмалары да бар. Ул үзенең язмасында М. Әгъләмовның соңгы елларда язган шигырьләренә чын күңелдән соклануын җиткерә: «Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе М. Әгъләмовның «Китә алмыйм» СКАЧАТЬ