Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ата күңеле балада… (җыентык) - Фарсель Зыятдинов страница 5

СКАЧАТЬ мөһим, бик кирәкле байлык. Бу истәлекләр арасында Мөдәрриснең яраткан остазы Хәсән Туфанның истәлекләре үзләре генә дә зур игътибарга лаек.

      Хәсән Туфанның инде шактый күптән сөйләгән, хәзер инде истәлек булып кына калган язмасы да – гаҗәп мирас. «Поэзиягә бүген 20 генә яшьтәге яшь малайлар килә, Тукаебыз әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, политик та, дипломат та булган, халык өчен янып яшәгән ялкынлы яшьләр, әйбәт яшьләр килә», – дип башлый Хәсән Туфан видеоязмадагы чыгышын. Бу – аның инде «Кызыл Таң» газетасында басылган һәм Мөдәррис Әгъләмовка багышланган язмасы…

      Хәсән Туфанның бу язмасы һәм Мөдәррис турында сөйләгәннәре хәзер инде газетада гына түгел, компьютерда да урын ала, һәм аны музейга кергән һәр кеше укый да, тыңлый да алачак.

      «Бүген мин шигырь язучыларга шул яшь шагыйрьләрнең берсе турында берничә сүз әйтергә телим, – дип дәвам итә Хәсән ага үзенең чыгышын. – …1968 елның җәендә Язучылар союзыннан Аккош күлендәге Иҗат йортында без олы яшьтәге язучылар әдәби мәсьәләләр турында үзара сөйләшеп утыра идек, миңа:

      – Укы әле, Хәсән, яңа шигырьләреңне, укы әле, – диделәр.

      Минем кулымда моңарчы әле беркемгә дә мәгълүм булмаган, беркайда да басылмаган шигырьләр дәфтәре бар иде, укый башладым…

      Олы язучылар нык уйланып, тыңлап утыралар. Мин тагын «Декабристлар күле» дигән шигырьне укыдым.

      Тимер казыкка бәйләнгән

      Яр буенда көймәләр…

      Ә дулкыннар үртәгәндәй

      Киләләр дә киләләр,

      Яр буенда көймәләр.

      Дулкыннарны тимер чылбыр

      Ыргыта телеп-телеп:

      Башыңны комга салырсың

      Бәйләнгән көймә кебек,

      Сагындырганда Ирек.

      Комга ятып үкси сыман

      Яр буенда көймәләр.

      Ирекнең нәрсә икәнен

      Дулкыннар шул беләләр.

      Дулкыннар шул беләләр —

      Киләләр дә киләләр.

      Бу шигырьне тәмамлагач, олы язучылар тәмам кызып киттеләр: тагын… тагын укы әле, диләр. Мин укыйм:

      …Сабантуйларда да алга карый халык…

      Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.

      Сөлгеләр тотыла.

      Һәр авыл

      Батырын күзәтә, билгеле.

      Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:

      Бирмә билеңне!

      Бирмә-ә-ә…

      Дошманнар таптаса җиреңне

      Сорамый: «Син батыр идеңме?»

      Мәйдан күк кысыла бар халык:

      Бирмә илеңне!

      Бирмә!

      Шулчак мине тыңлаучы язучыларның берсе, хискә бирелеп китеп: «Әнә бит нинди ул халык. Сабан туеннан гына, балалардан гына башлаган шагыйрь халык язмышы югарылыгына күтәрелә, илнең ирек өчен көрәшкән Чура батырларын, Юлайлары, Җәлилләре, Кутуйларын хәтерләтә…» Әйбәт шигырьләр язгансың, Хәсән, диделәр алар… Мин тагын дүрт-биш шигырь укыдым. Язучылар уянып киткән кебек булдылар, дулкынландылар… «Нишләп яңа шигырьләреңне, СКАЧАТЬ