Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ата күңеле балада… (җыентык) - Фарсель Зыятдинов страница 7

СКАЧАТЬ дөнья күргән язмаларының күчермәләре, чыгыш ясаганнарның видеоязмалары урын алган. Чыгышлар исә компьютерда: теләгән кеше үзе аларны биредә иркенләп тыңлый ала.

      Әнә Филүс Фазыл улы тарихи фикерләр язылган видеоязманы тоташтырды. Экранда бер-бер артлы танылган әдипләр, шагыйрьләр алышына. Анда Хәсән Туфанның Мөдәрриснең иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләре яңгырый: ул сөйли һәм өлкән әдипләр алдында әле ул хакта беркемгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен укый. Тыңлаучылар аны үз шигырьләрен укый дип уйлыйлар, чөнки Хәсән Туфан ул шигырьләрне Аккош күле буендагы Иҗат йортына җыелган өлкән әдипләрнең соравы буенча укый. Укылган шигырьләрнең Мөдәррис Әгъләмовныкы икәнен Хәсән Туфан ахырдан гына ачып бирә.

      Ә менә янәшәдәге стендта күренекле әдипләребезнең, шагыйрьләрнең, сәнгать эшлеклеләренең газета-журналларда басылган мәкаләләре, язмалары, кыска очерклары тупланган. Менә фронтовик Сибгать Хәким мәкаләсе. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында инде 1968 елда ук дөнья күргән:

      «Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыгач, мин күптәнге фикерләремә тагын кире кайттым, – дип яза Сибгат Хәким, – шагыйрьгә җирлек кирәк», – ди һәм Мөдәррис өчен җирлекнең татар халкы тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән авторның үзендә формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә.

      Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек:

      «Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле:

      Агачларның төсе алтын-сары,

      Тик җилбәгәй нарат яшел бары.

      Эленеп торды офык читләрендә

      Торналарның соңгы тавышлары.

      Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,

      Яшәү серләренә кем өйрәткән?!

      …Без һәммәсен алдык табигатьтән.

      Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда СКАЧАТЬ