Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 81

СКАЧАТЬ Елена боларның берсен дә күрмәде дә, татымады да. Ул үзеннән барысының да ни теләүләрен белә, ләкин моның асылына гына төшенеп бетә алмый иде. Якынлык кылдылар, Ходай аңа теләгәнен вә язганын бирер, нигә бу уен дип үртәлде, әмма берәүсенә дә сиздермәде, акрын-акрын ул үзе дә шул уенга кереп бара иде. Шул атнада ук кенәз Василий сеңлесе Евдокияне Ибраһим хан угланы Ходайколга бирде. Татар киявен, кар төшкәч, Мәскәү елгасына төшереп чукындырдылар, һәм митрополит аңа «Пётр» аты бирде. Алардан туган кызны унбиш яше тулар-тулмас кенәз Мстиславка кияүгә бирделәр. Ир-канаты Василий, гадәттә, көч-гайрәтне сугышчылар саны белән тиңләштерер иде. Олуг кенәзнең үзен һәрчак йөздә илле мең сугышчы карады вә саклады. Аларның күбесе куштан бояр уллары иде. Елена исә бу тәртипне үзгәртергә булды. Иң әүвәл, авылча киенеп, иярсез атка атланып, хезмәткә килгән егетләрне куып кайтарып җибәрде, ә инде хезмәттән баш тарткан боярларның өйләрен генә түгел, биләмәләрен дә башкаларга бирдерде. Бөек кенәгинәнең бу фәрманы боярларны куркуга салды. Алар хезмәткә юнәлгән улларына иярле ат кына түгел, корал да биреп вә әмәлләп җибәрә башладылар. Аның каравы Елена сугышчыларны сайлап кына алды, ачык авызларны, кулыннан эш килмәгән угланнарны борып кайтарып җибәрде. Дөрес, ул моны сөйгәне Иван Телепнёв аша эшләде, ләкин ул аның фәрманын үти иде. Аннары Швеция короле белән солых төзү зур гаскәрнең хаҗәтен бермә-бер җуярга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта Казан дәүләте Еленаның эчен пошыра иде. Ир-канаты Василий III атасы Казаннан алып кайткан сорнайларны гаскәриләргә керттергән иде. Музыка коралы буларак, гаскәр өчен сорнай уңайсыз һәм килешсез. Елена гаскәрдән аларны алдыртты, кыска торбаларны гына калдыртты. Иң мөһиме, Кремль тирәсендәге хәрбиләр яшәгән биналарны кала читенә күчерттерде. Олуг кенәз үзен саклый иде, кенәгинә исә халыкны сакларга йөкләде, дип сөйли башладылар шул хәлдән соң. Ә менә җансакчылары яшәгән алачыкны калдыртты, кагылдырмады. Калачыкны халык Нали дип йөри иде, ягъни күпме телисең, шулхәтле эчәргә, сыйланырга була. Олуг кенәзнең тынычлыгын нәкъ шул кешеләр саклый иде. Калачыкта мәрхүм Василийның ике туганы яши: Юрий һәм Андрей. Үзсүзлеләр, башбаштаклар, аксөякләр. Елена күбрәк калачыкта яшәүче җансакчылардан түгел, шул ике кешедән курка иде. Угланы Ваняның авыру икәнен белгән хәлдә бу ике кеше, ике туган, һичшиксез, тәхеткә ташланачаклар һәм Еленаны да алып атачаклар. Еленаны яратып бетермәгән митрополит Даниил да аларга йөз тотса, тәхеттән колак кагуың да бар. Җитмәсә, кенәз Андрей Еленага ризасызлык белдерде. Имеш, абасы Василий аңа өстәмә төстә калалар вәгъдә иткән. Ихтимал, иткәндер дә, әмма Елена аңа калаларны бирмәде генә түгел, булганнарын да алырмын дип янады. Бу мәсьәлә митрополитка җитеп Боярлар думасына ук барып кергәч, Елена мәрхүм иренең туганнарына калалар урынына аннан калган туннарын, иярле аргамакларын, алтын вә көмеш кубокларын бирергә мәҗбүр булды. Кенәз Андрей әлеге әйберләрне алгач та канәгатьсезлек белдерде, ахыр, ачуланып, үз биләмәсенә – Старицага кайтып китте. СКАЧАТЬ