Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
Хак, бөек кенәгинә булгангамы, аңа янаучылар күбәеп китте. Күп кенә дошманнарыннан ул арынды, кайсын сөрде, кайсын зинданда черетте, кайберләрен дар агачына астырды. Ләкин дошманнары кимемәде генә түгел, гелән арта барды. Хәзер әнә митрополит Даниил яный һәм кайбер боярлар да. Мәгәр сөйгәне Иван Телепнёв янында булганда, ул берсеннән дә курыкмый, ул гына исән булсын, ул гына аны сөйсен, яратсын, назласын, иркәләсен. Хак, һәр кеше кебек, ул да үлемнән курка. Ләкин үлем аның өчен түгел кебек, гүя үлем дигәне гелән читләтеп үтәргә тиеш иде. Ничек инде Ходай Тәгалә шул чиккә җитешеп сөелгән һәм мәхәббәт утында янган кешене мәхрүм итсен ди. Ул аңа, һәр көн булмаса да, гыйбадәт кыла, мәрхәмәт сорый. Әйе, ул бөек кенәгинә, әйе, ул олан угланы белән ил тәхетендә утыра, ил белән идарә итә. Ил кадәр ил белән идарә иткәндә, ялгышлар да җибәргәлидер. Әмма ул моны бары тик иминлек йөзеннән кылды, иминлек йөзеннән явызлык кылырга мәҗбүр булды, һәрхәлдә, Мәскәү каласына ул бер генә дошманны да китермәде, хәтта Кырым һәм Казан ханнары белән дә уртак тел таба алды, Швеция короле, Польша һәм Ливония хакимиятләре белән килешүләр турында әйтеп тә торасы килми. Мәгәр боярларның күбесе барыбер аның сәясәтеннән канәгать түгелләр, каршы чыгалар, телгә киләләр. Тик Елена аларны тыңламады, үз дигәнен итте. Әйе, кем Рәсәй тәхетендә утыра?! Елена Глинскаямы, әллә булмаса боярлармы?.. Ул, ул, бөек кенәгинә Елена Глинская. Яшь кенәз Иван Телепнёвны яратучы, күп эшләрен аның кулы белән кылдыручы тол калган хатын, бөек кенәз буласы Иван IV нең анасы.
Елена өстәлдәге йөземгә үрелде, капты һәм, авызында татлы тәм тоеп, тагын, тагын үрелде. Ахыр күперебрәк торган иреннәренә бал сылады. Үбешә башлагач та сөйгәне татлы тәм тойсын әле дип уйлап, үзалдына елмаеп куйды. Табындагы нинди генә татлы ризыкны капмасын, сөйгәне белән сөешү аңа күп тапкыр татлырак, ләззәтлерәк иде. Ул барысыннан да канәгать иде. Ул Рәсәй тәхетендә утыра, аны сөяләр, аңа буйсыналар, аның һәр әмерен үтәргә дип атлыгып торалар. Ходай Тәгалә аңа көтмәгәндә бәхетне мул итеп бирде, артык мул итте бугай, соңгы мәлләрдә ул үзалдына курка башлады. Бу курку әле килде, әле китте, әмма ул бар иде, курку аны һәрчак эзәрлекләде, тинтерәтте. Башта ул үзе өчен куркыр иде, хәзер үзе өчен дә, оланы өчен дә курка башлады. Икенче угланы чукрак булгангамы, аның өчен ул хәтле курыкмый иде, ә менә тәхеттә утыручы баш баласы Иван өчен чын мәгънәсендә куркуга сабышты. Бала моны үзе дә сизенә, юк кына яманлыкка да дерт итеп китә, чире кузгала. Елена белә дә, белми дә иде аның ни белән чирләвен, әмма аз-маз абайлый иде – яман чир балада, бик яман. Менә бүген дә йөрәгенә курку иңде. Үзе СКАЧАТЬ