Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
Олан кенәзне санга сугучы юк иде әле, ләкин ул анасының һәр адымын күзәтеп бара, кылган явызлыкларын да күрә иде. Әмма бала гына булса да, ул да инде боярлар киңәшмәсендә утыра, кайчак хәтта сүзгә кысылып, үз фикерен дә әйткәли иде. Мәгәр бөтен булган эшне ышанычлы Иван Телепнёв алып бара иде. Әйтик, Василий Шуйский кенәз Дума башында утырса, Иван Телепнёв килгән илчеләрне кабул итте, кыскасы, хакимиятне үз кулында тотты. Кай тарафлардан гына илчеләр, кәттә сәүдәгәрләр килсәләр дә, иң әүвәл аны күрерләр, аның үгет-нәсыйхәтен тыңларлар, күпмедер акчаны аның кулына салырлар иде. Боярлар думасында актив катнашучы Михаил Глинскийдан котылгач, дошманы Иван Бельский Мәскәүдән сөрелгәч, моның өстенә атаклы кенәз Фёдор Воронцовны җәзалап үтергәч, ошбу ике куштан кенәз тәхет тирәсеннән дә китми башладылар. Вәләкин ошбу ике кенәз дә бер кешедән— митрополит Даниилдан куркалар иде. Гөнаһлары бар – хактыр, әмма нигә чиркәүгә кереп кылган гөнаһларыннан котылу өчен үкенү гыйбарәсе уздырмыйлар. Мәгәр митрополит Даниил да аларга ташланырга шүрли төшә. Чөнки Василий Шуйский мәрхүм адашының сеңлесенә өйләнде, ә Иван Телепа исә кенәгинә итәге тирәсендә әвәрә килә. Боларга каршы төшү, халык алдында явызларны фаш итү үзе үк яман эшләрнең берседер. Хак Тәгаләдер, ошбу нәсел Иван III тарафыннан Владимирдан Новгородка куыла. Иллә аннан соң бик күп сулар акты ич инде, мәгәр Шуйскийлар нәселе боярлар арасында иң куштан нәсел булып кала бирә, вакыт дигән нәрсә аларга гүя кагылмый. Әмма рухи ата лабаса ул, бәйләнер җаен табар, аның кулында иң куәтле корал – дин. Дингә каршы мылтык күтәреп чыгып булмый, диннең коралы – рух, ә рухны корал белән генә җиңеп булмый.
Ни генә булмасын, 1537 елларда дәүләт башында әнә шул өч исем йөрер, дүртенчесе исә кануни тәхет иясе – Иван олан яңа җиде яшен тутырып килә, әмма һәммәсен дә күңеленә сеңдерә, бигрәк тә явызлыкны.
Ә Василий III мәрхүм булганнан соң тол калган гүзәл хатын, соңгарак калып булса да, ихласи бәхетен таба һәм кем йөзендә – кенәз Иван Телепнёв йөзендә. Ул инде Иван Телепнёвны яратуын беркемнән дә яшерми башлый, хәтта митрополит Даниилдан да. Шул ук вакытта бөек кенәгинә Елена белә иде: көннәрдән бер көнне рухи атакай аны дәшеп алыр, алыр да барчасын да сөйләргә кушар. Яратмый иде Елена рухи атакайны, нечкә хатын-кыз тавышлы, карсак буйлы, зур корсаклы. СКАЧАТЬ