СКАЧАТЬ
Чөнки үз гөнаһларының артык күп булуын белеп җан тәслим кылганда, кинәттән монах булып үләсе килде. Мәрхүмнең васыятен үтәргә тырышып, кенәзнең җан биргәч чәчен кырдылар, киемнәрен алыштырдылар. Әйләндерә-тулгандыра монах киемнәрен киендергәнне Елена үзе карап торды. Кызганды да ул ир-канатын, аның өчен кимсенде дә. Ә бит ул кенәз иде, олуг кенәз, аның бер сүзеннән өннәре китеп торыр иде, ә аның сасы хөҗрәләрдә тозлы балык ашап, су эчеп яткан монахлар сафында якты дөньядан китәсе килде. Әмма моның белән кылган гөнаһларыннан котыла алдымы икән, бичара. Беренче хатыны Соломонияне рәнҗетүе, тәгаен мыскыл итүе, туганын төрмәдә черетүе, кылган барлык явызлыклары өчен Ходай каршына монах рәвешендә барып кына котыла алыр микән? Котыла алмас. Халык «Дөньялыкта кылган гөнаһ адәм баласын теге дөньяда да куа йөрер» ди ич. Хәер, кенәзләрнең кайсысы гына хәерле үлем белән ошбу дөньядан китте микән?! Василий II не үз туганнары ук сукырайталар. Ир-канаты Василий III дә Аллаһы Тәгаләдән каһәрне йөкләп җыя – үз энесе Дмитрий кенәзне гаиләсе белән үлемгә дучар итә. Ир-канаты Василий III турында әле булса: «Рәсәйдә бүтән андый явыз кенәз булмас та, тумас та, туса да, шул тамаша явызлык кылмас», – дип сөйлиләр. Әйе, халык һәрчак, күпертебрәк булса да, Хак Тәгалә сөйләр. Бит шул ук ир-канаты Василий III агасы Михаил Глинскийны бары тик Рәсәйдән китәргә теләгән өчен генә унике ел зинданда утырта. Василий III нең атасы Иван III дә баһадир воеводасын кулга алып, бер гөнаһсызга җәзалый. Ә воеводаның улы Даниил аның сеңлесенә өйләнә, димәк, кияве була. Василий III ошбу воеводаны да кулга алдырта һәм аның башын да төрмәдә черетә – воевода төрмәдә үлә. Елена Глинская кайчак уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала. Аны һәм аның угланы Иванны нинди язмыш көтә? Күрә ич, олан кенәз һәрнәрсәне күңеленә сеңдерә бара, балигъ булып тәхеткә утыргач, ул да шул ук явызлыкларны кылса?..
Елена Глинская угланына, боярларга күз төшереп чыкты. Бала кам таягы белән уйный, боярлар да тынычланганнар, чышын-пышын гына үзара сөйләшәләр. Ул сөйгәне Иван Телепнёвның карашын эзли, таба һәм аңа үз итеп елмая, теге исә, кояш астында эрегән сары майдай, бөтен йөзе белән балкый.
Дума үтеп ике көн узмады, митрополит Даниил кенәгинә Елена Глинскаяны үзенә дәште. Ике дьяк килгән, берсе түргә үк узды, чакыру кәгазен бирде, икенчесе, сакчы кебек, ишекъярында калды. Ә бит митрополит кенәзләргә караганда мең тапкыр явызрак кеше. Шул митрополит Даниил бит инде китап бизәүче вә күчерүче Йосыф Санинны бары тик күп сөйләгәне, дьякларга каршы әйткәне өчен генә төрмәгә яптыра һәм айлар буена беркемне дә янына керттерми. Тәхеткә килгәч, Елена аны чыгарырга әмер бирде, чөнки аңа бу үтенеч белән табиб Феофил килгән иде. Феофил аңа Европа илләрендә барган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде һәм Еленага моңа кадәр бер генә урыс кулына да кермәгән китаплар бүләк итте. Немец мөгаллимендә тәрбияләнгән Елена ике-өч телдә сөйләшә вә укый белә иде. Ошбу китапларны укып чыккач, аның гүя күзләре ачыла төште. Тирә-юнендәге
СКАЧАТЬ