Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 84

СКАЧАТЬ качкыннарны кире кайтартып илдә җәзаларга, башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Мәрхүм ире Василий да шулай итте. Яшь хатын буларак, Елена качкыннарны күп очракта яклап чыкты, кайберләрен йолып алып калды, хәзер әнә шундый ук кешеләрне үзе үк җәзаларга куша. Тукта, йомшак күңелле Елена Глинская әкренләп мәрхүм ире юлына төшеп бара түгелме соң?! Кенәз Андрейга ияргән һәм аны яклаган боярларны Новгородка кадәр дар агачларына астыртмадымы?.. Астыртты. Йа Хода, ул бит, ул бит моны угланы Иван белән бергә кылды!.. Ни өчен?.. Бары тик Андрей кенәзне яклаганнары өчен генә ич!.. Ләкин бит ул моны угланы тәхетен саклау өчен эшләде, аннары халыкны куркыту өчен. Хак, олан кенәз моннан үрнәк алыр, балигъ булып тәхетне тәгаенләп биләгәч, тагын да яманрак явызлыклар кылыр, гаеплене дә, гаепсезне дә төрмәләрдә черетер, богау салып, ерак Төньякларга сөрер, асар, кисәр, этләрдән, аюлардан ботарлатыр. Булыр, һич булмас димә, чөнки барысын да күреп үсә, барысына да үзе үк кул куя, димәк, раслый.

      Әйе, илле яшьлек Василий III гә кияүгә чыгып, аңардан ике бала белән тол калган Елена, яшьлегенең тапталуына, бәхетсез үтүенә үч итепме, рәхимсез кыланды. Ләкин бит ул бүген чиксез вә чамасыз бәхетле. Нигә аңа бүген явызлык, ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш иде ич! Булдыра алмады, чөнки мохит моны кылырга үзе мәҗбүр итте, тереклек үзе шуңа этәрде. Үзеңне башкача тотсаң, исән калу икеле иде. Елена моны хакимият башына килгәч кенә аңлады һәм башкача яши алмавына инанды, юкса аның үзен үк юк итәчәкләр иде. Менә нинди хакыйкатьне аңлады Елена тәхеттә утырган елларында. Иллә ни генә булмасын, ул барыбер хатын-кыз булып калды. Телепнёв кенәзгә булган мәхәббәтен ул һични белән дә аңлата алмый. Ул аның кочагында эрегән балавызга әверелә, аның өчен үләргә әзер мәлләре була. Наз-иркәләүгә сусап, аны тансыклап көтеп алуларның татлы мизгелләр булуын ир-атларгамы соң аңларга?! Ирләр сөя вә назлый башлауга ук татлы ләззәт күленә кереп чума ич хатын-кыз. Ир-атка ул торып-торып кына килә. Елена моны бер тапкыр гына тоймады инде. Тагын тояр, менә бүген, тиздән. Тик ул һаман юк, һаман килми! Күңелгә рәнҗүле яман хис тула. Юк-юк, аңа түгел. Ул әле үзе дә белми кемгә икәнен. Әллә соң сөйгәненә бер-бер хәл булдымы?!

      Елена янә өстәл янына килә, кыздырылган салкын бозау ите каба. Каба да әкрен вә иренчәк кенә чәйни башлый. Ахыр тәрәзә каршына килеп баса. Шулчак ишек ачылып китә һәм, гадәттәгечә шаулап, сөйгәне Иван Телепнёв кенәз килеп керә. Йа Хода, кулында угланы – Иван. Бала чәбәләнә, бәргәләнә.

      – Еленушка, табибны дәштер. Баланың бумасы тота башлады.

      Елена авызындагы бозау итен ничек чәйнәми йотып җибәрүен сизми дә калды – ишеккә ташланды, дьяк Ваарламга:

      – Ваарлам, Ваарлам, тиз табибны дәш! – дип кычкырды.

      Ул әйләнеп килгәндә, кенәз баланы ятакка салган, авызына агач кашык сабы тыгарга маташа, ә бала ни кылырга белми тартыла-сузыла, бөяттәй бөтерелеп килә, ыңгыраша, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, як-якка башын чайкый иде. Елена баланың кулыннан СКАЧАТЬ